Яшел Үзән

Чех кызы Анна-Әнисә: «Син кайда, мин шунда, Заһирым!»

Кулыма шушы гади генә фото килеп керү белән сизеп алдым: яулыгын татарча бәйләсә дә, татар карчыгы түгел бу! Аннары гына, бу мөлаем апа турында язылган язманы укыгач кына, аңладым: күп язмалар герое, Бәчек авылында гомер кичергән Анна Шпинкова - Әнисә әби икән. Чынлап та, 60нчы елларда аның турында Татарстанда гына...

Кулыма шушы гади генә фото килеп керү белән сизеп алдым: яулыгын татарча бәйләсә дә, татар карчыгы түгел бу!
Аннары гына, бу мөлаем апа турында язылган язманы укыгач кына, аңладым: күп язмалар герое, Бәчек авылында гомер кичергән Анна Шпинкова - Әнисә әби икән. Чынлап та, 60нчы елларда аның турында Татарстанда гына түгел, Чехословакия матбугатында да бер-бер артлы мәкаләләр дөнья күргән. Ә барысының сәбәпчесе - МӘХӘББӘТ! Әйе, әйе нәкъ шулай, күп­ләребез татыган, кайберләребез гомер буе көтеп тә мәхрүм калган, кемнәрдер әле шушы хисләрдән исерергә хыялланган, зур хәрефләр белән язарлык мәхәббәт хисләре.
Бәчек авылыннан беренче империалистик сугышка алынган Заһир Шакиров, каты яраланып, әсир төшә. Хәрби лагерьларда озак җәфаланганнан соң, бер алпавытка хезмәтче итеп җибәрәләр. Кол хәленә төшкән Заһирның ачлы-туклы, кыйналып-җәберләнеп яшәгән караңгы көннәрен чех кызы, батрачка Анна яктыртып җибәрә. Башта яшь кыз, ач әсир егетне кызганып, башкалардан яшереп, ризык ташый, киемнәрен юа. Тиз арада дуслашып киткән егет белән кызның назга сусаган күңелләрендә мәңге сүрелмәс мәхәббәт кабына. Мөселман егете белән католичка кыз тормыш юлларын бергә бәйләргә карар кылгач, нинди генә авырлыкларга очрамый, чех руханилары хәтта үлем белән дә яный. Батыр шул безнең халык: татар егете сөйгәнен нинди генә юллар белән туган авылына алып кайта алгандыр, анысы безгә караңгы. Әмма туган җирендә дә ят диндәге кызны килен, дип, колач җәеп каршы алмыйлар билгеле. Совет басмаларыннан күренгәнчә, бары тик «бөек революциядән соң балкыган совет кояшы астында гына алар бәхетле тыныч тормыш башлыйлар». Шакировлар гаиләсенең беренче булып колхозга керүе мәгълүм. Аннаның тиз арада Әнисәгә әверелүен беләбез. Бәчек халкы ачык йөзле тырыш кызны үз итә, эшли бирә. Яшьтән алпавытка бил бөккән Аннаны дуңгыз фермасындагы эш куркытмый билгеле. Заһиры белән дүрт бала үстерәләр. Олы уллары лейтенант Салих Шакиров Бөек Ватан сугышында геройларча һәлак була. Олы мәхәббәт җимешләре - кызлары Маһирә, Хәдичә, Нурдидә дә, Әнисә әби белән Заһир бабайны шатландырып, оныклар бүләк итеп кенә тора.
Олы мәхәббәттән баш­ланган тормыш юллары матур үтә аларның. Сугыштан соңгы елларда Әнисә апаның туганнары белән хат алышырга, бер-берсенә кунакка йөрешергә мөмкинлек ачыла. Совет авылында яшәүчеләрнең чит илгә чыгарга мөмкинчелеге булмаса, Аннаның энесе Франтишек Веселы, Россиягә килеп, татар халкының кунакчыллыгына шаккатып, апасының сөйгән кешесе белән никадәр бәхетле яшәвен күреп, сөенеп кайтып китә. Бу турыда «Руде Право» газетасында мәкалә дә бастыра әле. Гүзәл мәхәббәт тарихын белеп алган журналистлар да «Кветы» («Чәчәкләр») журналында үз бәхете өчен утны-суны кичкән кыю чех кызы турында зур язма бастыра.
Бүген Әнисә-Аннаның дәвамчылары - онык­чык­лары, әбиләренең мә­хәббәт тарихын матур бер легенда итеп сөйләп, буыннан-буынга тапшыра.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: