Яшел Үзән

Чәчүгә чыктылар, хәерле сәгатьтә

26 апрельдә «Кызыл Шәрык Агро» ААҖ районда беренчеләрдән булып чәчүгә чыкты. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 27 апрель иртәсенә 100 гектарда - арпа, 200 гектарда көнбагыш чәчүләре билгеле булды.

Язгы кыр эшләрен яңгырлар тоткарласа да, җир тигез өлгереп килә, хуҗалыклар кырда дымны каплату, тырмалау эшләрен төгәлләп килә. Бу атна ахырында башка хуҗалыклар да чәчүгә чыгачак. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: