Һава торышының уңай торуы, әлбәттә, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә җиң сызганып, тоткарлыкларсыз басу-кырларда эшләргә мөмкинлек бирә.
Әле кайчан гына зур эшләрнең берсе - чәчүгә керешкәннәр иде, бүгенге көнгә инде 90%ы тәмамланган. Авыл хуҗалыгы идарәсенең җир эшкәртү буенча консультанты Шәүкәт Шәрипов хәбәр иткәнчә, 19 майга район кырларының 19700 гектар мәйданы чәчелгән. Әлегә азык чөгендерен чәчсәләр, соңрак чәчелә торган культура - карабодайга керешәчәкләр. Районда беренчеләрдән булып, «Тау Иле», «Дары природы» хуҗалыклары чәчүне тәмамлады. Шул ук вакытта корткычларга каршы 2500 гектар, ә чүп үләннәренә каршы 9000 мең гектар мәйдан эшкәртелгән. Бик әйбәт кенә яңгыр явып, көннәр җылытып җибәрсә, игеннәребез дә тигез, матур итеп тишелеп чыгар иде.