Өч кешегә – «5»ле
23 апрельдә теләгән яшел үзәнлеләр татар телендә Бердәм диктант язып, үзенең грамоталылыгын тикшереп карый алды.
Аны барлыгы 26 кеше язды, күпчелеге - Яшел Үзән медицина көллияте студентлары. Диктантны Казанда мәртәбәле тел белгечләре тикшерде һәм 3 яшел үзәнлегә «5» билгесе куйды. «Бик яхшы» билгесе алган студентларга 19 майда Казан медицина университетында Отличник дипломы тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа