Яшел Үзән

Өч авылга ... бер фельдшер

Күгеш, Айдар һәм Әрә авылларында яшәүчеләр үзләренә медицина хезмәте күрсәтүче Фәния Гыйззәтуллинага олы рәхмәтен белдерде. Кешенең хезмәтенә шулай бердәм уңай бәя бирелүе куандыра һәм әйтергә кирәк, кызганычка каршы, сирәк очрый торган хәл ул хәзер. Күгеш авылы мәдәният йортына килгәннәр фельдшерның тырышлыгын тәфсилләп сөйләде. Гыйззәтуллина, шул өч авылда яшәгән авыруларга дәва...

Күгеш, Айдар һәм Әрә авылларында яшәүчеләр үзләренә медицина хезмәте күрсәтүче Фәния Гыйззәтуллинага олы рәхмәтен белдерде. Кешенең хезмәтенә шулай бердәм уңай бәя бирелүе куандыра һәм әйтергә кирәк, кызганычка каршы, сирәк очрый торган хәл ул хәзер. Күгеш авылы мәдәният йортына килгәннәр фельдшерның тырышлыгын тәфсилләп сөйләде.

Гыйззәтуллина, шул өч авылда яшәгән авыруларга дәва бирергә өлгерер өчен, кышын чаңгыга баскан. Урында яткан олылар да, гарипләнгән яшьләр дә түземсезлек белән көтәләр аны. Ял көне дип тормый, караңгы төшә дип тормый - чирләгән кешегә ярдәмгә килеп җитә, дип аның фидакарьлегенә соклануларын белдерде авылдашлары. Сүз дә юк, ару-талуны уйламыйча, өч авылны бер итеп йөгергән кеше һәрьяклап мактауга лаек. Әмма, район сәламәтлек саклау идарәсе бу якка ярдәм итүне дә уйларга тиеш. Күгеш авылы җирлеге җыенында әйтелде бу мәгълүмат. Әлеге җыелышта дәвалануны оештыру мәсьәләсен иң мөһим мәсьәлә итеп кузгатты халык. Борчылулары аңлашыла. Бу җирлектә гомер итүче 681 кешенең 227се пенсиягә яшәүче өлкәннәр. Олыгайган кешегә табиб ярдәме ешрак кирәк була бит. Инде әйткәнебезчә, шушы өч авылда фельдшер берәү генә икән. Җирлек башлыгы Илдар Гомәр улы да, үзенең чыгышында бу мәсьәләгә аерым тукталып, Норлат участок хастаханәсеннән белгеч белән ярдәм итүләрен үтенде.
Күгеш мәдәният йортында үткәрелгән җыелышка килгәннәр, җирлек һәм район җитәкчелегенә дә, үзләрен борчыган сорауларны биреп, аларга төгәл җавап ала алдылар.
Табиб хезмәтенә кагылышлы тагын да җитди сорау күтәрде җыендагылар. Ул да булса, Норлат хастаханәсендә теш куючының булмавы. Теш дәвалау бүлеге эшли эшләвен, ә теш куйдыру мөмкин түгел. Шуның өчен ул якта яшәүчеләр Чувашиягә йөриләр икән. Адәм көлкесе! Идел аръягындагы кырык авылга хезмәт күрсәтүче хастаханәдә дә шул эшне оештырып бетерә алмаганнар. Бу җитешсезлекне тиз арада төзәтергә кирәк, әлбәттә.
Күгеш урта мәктәбенең язмышы белән дә кызыксынды халык. Район мәгариф идарәсе вәкиле әйтүенчә, ул 2013 елда тугызъеллык мәктәп итеп үзгәртеләчәк. Моның төп сәбәбе - балаларның аз булуында. 1989 елда төзелгән мәктәптә быел, мәсәлән, нибары 66 укучы белем ала икән. Дөрес бина буш тормый, аннан файдаланалар. Бер өлеше, узган ел үзгәртелеп, балалар бакчасы ителгән. Хәзер анда 18 бала тәрбияләнә. Урта белем алырга теләгән балаларга Норлатта яисә Яшел Үзәндә X-XI сыйныфларда уку мөмкинлеге биреләчәк.
Тагын бер мөһим җитешсезлек бу як халкын күп нәрсәдән мәхрүм итә икән. Юлсызлык ул. Җирлек башлыгы әйтүенчә, әллә ни күп юл төзисе дә калмаган инде анда. Норлаттан Акъегеткә илтүче олы юлга Күгеш юлын тоташтыру өчен 1 чакрым асфальт юл саласы һәм Күгеш авылында 0,5 чакрым асфальт юл төзисе бар. Һәм Әрә авылына таба 2 чакрым озынлыкта юл күтәртелсә, бу якка таба яз-көз дә йөрергә мөмкин булыр иде.
Җыенда хисап тоткан Илдар Гомәр улы җирлек тормышының мәдәният, мәгариф, медицина һәм икътисад тармакларын җентекләп сөйләде. Биредәге авылларда яшәүчеләр, нигездә, «Красный Восток»-Агро» җәмгыятендә хезмәт куя, йөздән артык кеше эш белән тәэмин ителгән анда. Гаилә фермаларын оештыручылар да байтак. Җәмгысы 314 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә халыкта, югалту булмаган. Сөт җитештерү арткан: 2010 елдан 11 тоннага күбрәк сатып, быел ул күрсәткечне 287 тоннага җиткергәннәр.
Күгеш мәдәният йортына җыелган халык алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин чыгыш ясады. Биредәге юлсызлык мәсьәләсен район җитәкчелеге күз уңында тота, аларның проекты бар - дәүләт акча бирсә, юллар төзелер, дип белдерде ул. Район җитәкчелеге вәкиле биредәге авылга медицина хезмәткәрен эшкә алу өчен федерация программасыннан файдаланырга тәкъдим итте. Авылга эшкә килгән табибка йорт салу өчен үзәктән - 1 миллион сум, республикадан 100 мең сум акча бирелә. Дәүләт ярдәменнән файдаланырга теләүче табылыр шәт. Район җитәкчелеге вәкиле җыен халкына шулай ук Яшел Үзән икътисадының торышы турында сөйләде, һәм районда башланган һәм тиздән кузгаласы өметле эшләр турында бәян итте.
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 10 декабря 2017 в 20:52
    Гаиләгездә онкология очрагы бар икән, ешрак тикшеренеп торыгыз Хәзер яшьләр акылдан яза бугай. Кызымның кашларына һәм иреннәренә татуаж ясатасы килә. Бу куркыныч түгелме икән?
    23
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 18:19
    Нәсыйхәтләре калебне ныгыта, хәдисләре гыйлем өсти Яшел Үзән мөселманнары быел да Мәүлид бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән көнне бәйрәм итү хәзер традициягә әйләнеп, динебезнең, телебезнең асыллыгын ассызыкларга мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә бу кичә Россия­татар галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди истәлегенә дә багышланды.
    28
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 16:05
    Җир мәсьәләсендә прокуратура таләбен суд аклаган Яшел Үзән прокуратурасы муниципаль район башкарма комитетында җир, аны бәяләү һәм милек турындагы законнарның үтәлешен тикшергәндә кайбер кимчелекләргә тап булган. Эшләмәгән генә хаталанмый дип дөрес әйтәләрдер инде.
    24
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 14:42
    Картлыкны кичектерүче продуктлар Кәбестә – барлык төре дә күз күремен, сөяк тукымасын һәм аң зирәклеген саклый.
    32
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 13:09
    Язылмыйча булдыра алмый, ничә яшьтә булса да Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе! Сезгә Вәсилә Шакирова исеменнән аның кызы яза.
    58
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:30
    Татарстан Росреестры — коррупциягә каршы Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Росреестры коррупциягә каршы көрәшү алымы булган «ышаныч телефоны» 8(843) 255-25-77 турында исегезгә төшерә.
    0
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:09
    Яшел Үзән сандугачы «Татар моңы» җиңүчесе Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концертлар залында IX «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты зур күтәренкелек белән узды. Татар моңын, татар җырын яратучылар белән зал шыгрым тулы иде.
    72
    0
    1
  • 9 декабря 2017 в 20:22
    Әйдәгез, тормышны сайлыйк! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Бу, чынлап та, шулайдыр. Дәү әниемнең сеңлесе 105 яшендә дөнья куйды. Шул орчык кадәр, катырак җил чыкса, очып китәрдәй карчыкның тик торганын хәтерләмим. 100 яшенә кадәр үзен-үзе карап, мунчасын ягып, тавыклар асрап яшәде. Сиксәненче дистәне ваклаучы кызын гел «утырма, йөр, йөрмәгәнгә авырта синең ул аякларың» дип тиргәр иде.
    79
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 18:07
    Соңарган әманәт Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.
    184
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 16:41
    Яшелчәләр турында КУКУРУЗ +Аны чәчләре белән пешерсәң яхшырак. Бу бигрәк тә олырак яшьтәгеләргә кагыла. Алар кукуруз пешергән суны эчсә сәламәтлекләренә файда алырлар, чөнки ул үт суын куу үзлегенә ия һәм кан тамырларындагы холестеринны да чыгара. Кукурузны әзрәк тозлап һәм ашыкмыйча ашарга кирәк, болай иткәндә тизрәк һәм яхшырак эшкәртелә. -Кайнап чыкканнан соң 10-15 минут пешерү җитә. Әйе, без моны 30-40 минут эшләргә күнеккән, тик хәзерге кукурузның әзрәк структурасы башка, аңарда клетчатка һәм крахмал әзрәк. Димәк, тизрәк пешә дә. Ә озак пешерсәк, аксымы тизрәк оеша һәм ул каты булачак.
    49
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 15:48
    Яшел Үзәнгә «Бизнес-десант» төшә Төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстан Республикасында эшмәкәрләр бизнесына хакимияттән басым ясалу күзәтелә. Алар тикшерүләрнең һаман үсүеннән, юк кына җитешсезлек өчен бетмәс-төкәнмәс штрафларның күп булуыннан зарлана.
    29
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 15:02
    Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга 16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.
    145
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 13:51
    Аерылышканнан соң хатын ире фатирында яши аламы? – РФ Торак кодексы буенча, аерылышканнан соң гаилә әгъзасы булудан туктаган милек хуҗасының торагыннан файдалану хокукы да юкка чыга.
    51
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 51 человек
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 9 декабря 2017 в 09:48
    Яшел Үзәннең бердән-бер Хезмәт Герое янында кунакта
    9 декабрь - истәлекле көннәр календаренда иң мөһим даталарның берсе. 2007 елның февралендә РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез. Чөнки ул - Россиядә Ватан Геройлары көне.
    77
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 8 декабря 2017 в 15:41
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    303
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 18:07
    Соңарган әманәт Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.
    184
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 15:02
    Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга 16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.
    145
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 12:32
    Яшел Үзән районында “Лексус” һәм йөк машинасы “маңгайга-маңгай” бәрелешкән Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746нчы чакрымында булган.
    143
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 11:17
    Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда катнашу турында: «Минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк» Былтыр узган «Татар җыры» башкалардан аерылып торды: берьюлы ике «барс» алганнар булды, мәрхүмә Хәния Фәрхигә беренче «барс»ын кабат тапшырдылар һәм... тамашада Салават Фәтхетдинов чыгыш ясамады. Ул көнне эстрадабыз мэтры Мәскәүдә сольный концертын куйды. Әлбәттә, аның булмавы күпләрне шаккатырды.
    139
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 11:59
    «Татар Авылы»на – Президент гранты Исак авылында урнашкан «Татар Авылы» этнографик музее РФ Президенты грантына лаек булды.
    113
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 08:25
    Яшел Үзәндә Җәмигъ мәчете ачыла Тантанада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин һ.б. катнаша.
    92
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 10:42
    Виски да урлаган, коньяк та Хәзер үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган супермаркетлар күбәйде шәһәрдә. Һәрнәрсәне тотып карап, сайлап алырга, тышлыгын укып, куллану вакытын да белергә була. Бер сүз белән әйткәндә, рәхәт һәм уңайлы.
    91
    0
    0