Яшел Үзән

Cалкыннар җитсә, пневмония уяна

Һава торышының тотрыксыз чоры безнең сәламәтлектә чагылыш табарга мөмкин. Кискен вирус инфекцияләре, грипп кебек авырулар белән беррәттән, пневмония дә безне читләтеп узмый башлады.

Агымдагы елның 10 аенда Яшел Үзән районында пневмония белән авыруның 629 очрагы теркәлгән, шул исәптән 181е - балалар. Өлкәннәр арасында авырулар саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 10,8, ә балалар арасында 41,6 процентка арткан.
Пневмония турында мәгълүматны безгә ТР кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Яшел Үзән районы территориаль бүлеге бирә. Белгечләр аңлатуынча, бу түбән сулыш юллары ялкынсыну билгеләре булган кискен йогышлы авыру.
Пневмония хәзерге вакытта иң киң таралган йогышлы авыруларга керә. Ул өлкән яшьтәге кешеләрдә, онкология һәм гематология авырулары, шикәр диа беты, йөрәк-кан тамырлары, бөер һәм бавыр авырулары булганнарда авыррак уза. Аңа, шулай ук, эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр, тәмәке тартучылар, үпкә авырулы кешеләр тиз бирешә. Гадәттә, пневмониянең мондый төре ОРВИ һәм грипп таралган вакытта «уяна».
Бу авыруны китереп чыгаручы мик роорганизмнар кеше организмына өй шартларында да, әйләнә-тирә мохит белән элемтә вакытында, халык күп җыелган урыннарда һәм учреждениеләрдә булганда, югары сулыш юллары аша (ютәлләгәндә, сөйләшкәндә) йога. 
Тикшерүләр күрсәтүенчә, пневмония белән интегүчеләр медицина ярдәме сорап 7 һәм аннан да күбрәк көннән соң мөрәҗәгать итә, ә кайбер очракларда, кызганычка, диагноз үлгәннән соң гына куела. Шуңа күрә, бу мәкерле авырудан никадәр иртәрәк дәвалана башлыйсың, нәтиҗәсе шуның кадәр әйбәтрәк булачак.
Аны профилактикалауда респиратор вирус авыруларын кисәтү мөһим роль уйный. Белгечләр киңәш итә:
кулларны сабынлы су белән ешрак юарга, бигрәк тә ютәлдән яки төчкерүдән соң. Шулай ук, аларны спиртлы сыекчалар белән эшкәртү нәтиҗәле чара;
ютәл яки төчкерү вакытында авыз ны һәм борынны кул белән түгел, ә кәгазь салфетка белән капларга;
сәламәт яшәү рәвеше алып барыр га: физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада еш йөрергә;
аксым, микроэлементлар һәм витаминнар җитәрлек булган ашамлыклар белән тукланырга (көн саен рационда яшелчә, җиләк-җимеш, ит, балык, сөт һәм сөт продуктлары булыр га тиеш);
салкыннар җиткәнче һәм сулыш юллары инфекцияләре белән авыручылар саны артканчы гриппка каршы прививка ясатырга, чөнки өзлегүләрдән пневмония килеп чыга. Прививка ясаткан кешеләрнең дә авырып китү ихтималы булса да, аларда ул җиңелрәк уза;
пневмоккок инфекциясенә каршы иммунизация пневмониядән саклануның нәтиҗәле ысулы. Ул профилактик прививкаларның илкүләм календарена кертелгән. Прививкаларны, теркәлү урыны буенча поликлиникада ясатырга.
елның салкын вакытында һава торышы буенча киенергә, ә җәен үтәли җилдән сакланырга;
бүлмәләрне җилләтергә һәм дымлы җыештыру режимын үтәргә;
кулларны ешрак юарга һәм борыннарын тоз эремәләре белән юдыр тырга;
грипп белән авыручылар саны арту чорында авыру кешеләр белән элемтәгә кермәскә, сулыш органнарын саклау өчен битлек кулланырга, кеше күп җыелган урыннарда булудан тыелырга;
дару препаратларын табиб билгеләве буенча гына кулланырга;
Шуны истә тоту мөһим: үзегезне һәм балаларны авырудан сакларга телисез икән, үз сәламәтлегегезне күзәтегез, чөнки еш кына ата-аналар бала өчен йогышлы авыру чыганагы булып тора.
Үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, табиб чакыртыгыз!


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: