Яшел Үзән

Бәйрәмнәрдә генә эчеп кую килешә, дип уйлыйбыз

Начар гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә зыяны турында беләбез. Шулай да, алардан баш тартырга бөтен кешенең дә көче җитми. Тарткан тәмәке санын киметеп, спиртлы эчемлекне бәйрәмнәрдә генә кулланып, без организмны начар тәэсирләрдән саклыйбыз дип уйлыйбыз. Әмма чынбарлык­та ул алай түгел. Хәтта иң аз күләмдә дә алар сәламәтлеккә төзәтеп бетерә алмаслык зыян сала.

Алкоголь турында билгеле һәм билгеле булмаган фактлар
Алкоголь тәндәге бөтен органнарга зыян китерсә дә, иң күбесе баш миенә туры килә, спиртның һәр дозасы төзәтә алмаслык җимерү процессы алып бара.
Баш мие - микрокапиллярлар аша туклана торган миллиардлаган күзәнәк-нейроннардан тора. Капиллярлар шуның кадәр нәзек ки, эритроцитларга чиратка тезелергә туры килә. Кеше алкоголь кабул итү белән шушы нәзек кан тамырында эритроцитлар берләшеп, капиллярлар тыгыла һәм нейроннар үлә.
Әгәр дә кеше «бәйрәмнәрдә» генә эчсә дә, аның баш миендә нейроннар «зираты» миллионлаган яңа корбан белән тулылана. Менә шуңа күрә аз-азлап эчкән кешеләрнең баш мие коробкасын ачкач, хирурглар, кагыйдә буларак, гадәти күренешкә тап була: баш мие җыерчыкланган, кабыгы вак микроҗөйләр һәм микроҗәрәхәтләр белән тулган. Ә хроник алкоголикларның ул бөтенләй дә куркыныч хәлдә. Табиблар бу очракта гаҗәпкә кала.
Шуны онытырга ярамый, алкоголь җенес күзәнәкләренә дә шулай тәэсир итә. Нәкъ шул сәбәп белән эчкән ата-аналардан авыру балалар туа. Мәсәлән, Сиам игезәкләре. 90нчы елларда Россия­дә, хаос хөкем сөргәндә, җитди генетик кимчелекләр белән туган балаларның саны күрелмәгән 37%ка кадәр җиткән! Шуларның 90%ы «культура белән эчүче» ата-аналар балалары булган.
Алкоголь организмнан минимум 20 тәүлектән соң гына чыгып бетә. Ир-атларның җенес күзәнәкләре чын сәламәт булсын өчен алкогольдән минимум 100 көн алдан баш тартырга кирәк. Ә бала табасы хатын-кызларга аны бөтенләй кулланырга ярамый!
Тәмәке тарту турында
Тарту - үзенең организмга үтергеч тәэсире буенча алкоголь белән көндәш булырлык. Әгәр эчсәң дә, өстәвенә тәмәке дә тартсаң, сәламәтлек турында сөйләп торасы да юк!
Тәмәкенең организмга тәэ­сире шуның кадәр күпкырлы ки, бу язмада без кайбер аз билгеле фактларга гына, аерым алганда кан тамырлары облитерациясенә генә туктыйбыз. Гади тел белән әйткәндә, тамырлар «шапылдап ябыла» да кан килми башлый. Бу тәмәке төтенендә булган 200 төр агу тамырларга эләгеп, анда кысылу китереп чыгара һәм микроинсульт яисә микроинфаркт булырга мөмкин. Андый кысылулар соңгы чиктә аяк-кулларда гангрена китереп чыгара ала.
Ни өчен бу хакта киң җәмәгатьчелеккә сөйләмиләр соң? Җәмгыятькә андый проблемалар кирәк түгел. Белгечләр начар гадәтләргә каршы көрәшүдән мәгънә юк дип исәпли. Бердәнбер юл - игътибарны сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтү.
Статистика буенча, наркологлар шахтерларга һәм сантехникларга караганда эчкечелеккә тизрәк бирешә. Ни өчен? Беренчедән, нарколог­ларның игътибары гадәтләнү китереп чыгара торган агулы матдәләр тирәсендә «кайный», икенчедән, алкоголиклар һәм наркоманнар - авыру кешеләр түгел, димәк аларны дәвалаудан файда юк. Алар бары «кармакка» гына эләккән. Наркологлар исә аларны дәваларга тиеш, нәтиҗәдә бу мәгънәсез эш аларның үзләрен дә бәйлелеккә «чумдыра».
Табиблар исә наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелекне авыру дип исәпли. Шуңа күрә медикларның бурычы кешене бәйлелектән коткару түгел, ә дәвалау булып тора. Шулай да, тагын сорау артыннан сорау туа: ни өчен алкоголизм һәм тәмәке тартуга каршы көрәшәбез, ә шул вакытта рафинадланган шикәр һәм фаст-фуд куллануга каршы юк? Ә аларның кешелеккә китергән зыяны тәмәке белән аракыдан ким түгел!
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: