Яшел Үзән

Бәйрәмнәр берләштерә

Заманалар үзгәрде. Кешеләр үзгәрде. Күп гаиләләрдә, кичен бергә җыелгач, кемдер, төймәдән-төймәгә басып, телевизор каршында утыра, кемдер телефоннан аерыла алмый, кемдер компьютер артында, кемдер планшетта...

Иртә белән һәркем үз юлында. Һәм һәр көн шул ук хәл.
Бу кимчелекле күренешнең яшәү нормасына әйләнүен чикләү, авылларда бергә үткәрелә торган бәйрәмнәр зур роль уйный, минемчә.
Менә соңгы елларда традициягә әйләнгән Әниләр көнен быел мәдә­ният йортында зур бәйрәм итеп уздыру авылыбыз халкын үзенә җыйды. Зал шыгрым тулды.
Бу чарада нәкъ менә бүгенге көндә актуаль булган тема күтәрелгән иде. Сәхнәдә Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәреннән өзек күрсәтелде.
Бу чыгыш күңелле дә, тәрбияви дә, эчтәлекле дә булуы белән тамашачыларның күңеленә хуш килде. Ана булуның зур бәхет икәнлеге, тулы бәхетнең гаиләдә булуы, аналарның кадерен белергә, аңа карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәде. Шулай ук ананың да үз баласы алдында киләчәге өчен, бәхетле язмышы өчен җаваплы икәнлекләре искәртелде. Катнашучыларның чын артистларча рольләрне башкарулары күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Туң йөрәкләрне дә эретерлек сүзләр әйтелде. Аннан соң бәйрәм җыр-бию һәм нәфис сүз белән дәвам итте.
Тормышка битараф булмаган актив авылдашларыбыз Рәмзия Нотфуллина, Әлфия Җаббарова, Гөлнур Бәхтиярова, Рәзинә Низамиева, Рәйсә Борһанова, Алисә Нигъмәтуллина, Ләйсән Ибәтуллина, Рәшидә Борһанова, Илдус Борһанов, Илнур Гыйләҗев, Фирдүс Нотфуллин, Илзидә Саттарова, Гөлзидә Нәбиуллина кебек яшьләр булганда авылыбыз яши әле.
Ильмира Тимершина,
укытучы-пенсионер,
хезмәт ветераны,
Акъегет

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: