Яшел Үзән

Быел хаҗ кылу бәясе билгеле булды

2016 елда хаҗны оештыру бәясе бер кешегә иң киме 120 мең сум булды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте. Әлеге минималь бәягә Мәскәүдән "эконом" очу кергән. Максималь бәя 390 меңгә кадәр.

Узган елда доллар кискен арту сәбәпле минималь бәя 222 мең сумны тәшкил иткән иде. Квота турында әлегә берни дә әйтелми.

Бәяләргә кагылышлы актуаль мәгълүматларны региональ агентлардан, үзәк офис менеджерларыннан +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 200-93-11 телефоннары буенча сорап белергә яки dumrt-haj.ru сайтыннан укырга мөмкин.

Хаҗ 10 сентябрьдә башланачак.

Чыганак - матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: