Яшел Үзән

Булачак олимпия чемпионнары Яшел Үзәндә тәрбияләнә

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дияргә яратабыз.

Ярату гына түгел, бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен әти-әниләр дә аңлап, балаларын кечкенәдән төрле спорт секцияләренә бирергә тырыша. Ә Яшел Үзәндә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. 23 яшүсмерләр клубы исәпләнә, шуларның 11е спорт юнәлешендә эшләсә, 12се төрле профильдә хезмәт итә. Бәйрәм көнендә аларның һәммәсе укытучылары белән парадка чыкты. Кем белә, нәкъ менә шушы егет-кызлар арасында булачак олимпия чемпион­нары үсеп киләдер?!
- Физкультурачылар көнен бүгенгедәй тантаналы шартларда бәйрәм итәрлегебез бар. Шәһәр һәм районда 20 ясалма мәйданчык ясалды. Әлеге стадионның спорт мәйданчыгы да депутатларыбыз бүләге, - дип бәйрәмне ачып җибәрде район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.
Әлеге чарада РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Илдар Гыйльметдинов, Ирек Зиннуров та катнашты.
-Яшел Үзәндә күпме бала спорт белән шөгыльләнә икән дип шатланып куйдым әле. Әти-әниләренә зур рәхмәт, сезнең балаларыгыз Россиянең алдынгы спортчылары булыр дип ышанасы килә. Ә без уңайлы шартлар тудыру өчен көчебездән килгән кадәр тырышырбыз, - диде Илдар Гыйльметдинов бәйрәм котлавында.
Бәйрәм бүләкләрсез буламы соң?! Билгеле нәтиҗәләргә ирешкән, аерылып торган физкультура укытучылары, тренерлар район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасында Татар Танае мәктәбе укытучысы Ирек Зәйнуллин, 4нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марат Җамалиев һәм башкалар бар иде.
Спорт бәйрәмен дәвам итеп, шәһәрнең предприятие, оешмалары хезмәткәрләре актив рәвештә ГТО нормаларын тапшырды. Соңыннан яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр бүләккә дә лаек булды.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: