Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Әйшәдә яшәүче Әхәт Таһир улы Латыйпов үзенең йөз еллык юбилеен бәйрәм итә

Юбилярны котларга район башлыгы Михаил Афанасьев та килгән иде.

- Әхәт Таһир улы балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен генә түгел, Россиянең барлык ир-атлары өчен дә лаеклы үрнәк булып тора. Ул сугыш аша узган, авыр җәрәхәтләр алган, өйгә кайткач, туган ил өчен күп еллар эшләгән; өйләнгән һәм биш бала тәрбияләп үстергән! Ходай Сезгә ныклы сәламәтлек бирсен һәм 105 яшьлек юбилеегызда шушы ук состав белән очрашырга тәкъдим итәм! 

Район башлыгы юбилярга Рәис Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткасы да тапшырды.

Әхәт абый Әлки районы Алпар авылында туа. 1942 елның 19 сентябрендә 17 яшендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Марий АССР Суслонгерының 119 уку полкына эләгә. Уку частеннән 1943 елның мартында фронтка җибәрелә. Сугышларда Курск дугасында катнаша, өч тәүлек буе бертуктаусыз атакадан соң аның иңбашы һәм аягы яралана, контузия ала. Бик озак берни ишетми һәм начар күрә. Ике айлык дәваланудан соң аны комиссовать итәләр һәм өенә озаталар. Туган җирендә ул колхозда кладовщик булып эшли башлый. Чистай техникумын тәмамлый һәм механик һөнәрен үзләштерә. Аннары Әйшә АТПында баш инженер булып эшли.

1947 елда Әхәт абый өйләнә һәм тормыш иптәше белән бергә 68 елдан артык гомер итә. Алар биш бала тәрбияләп үстерә: 2 малай һәм 3 кыз. Үз балаларыннан тыш, 1 яшь һәм 7 ай булганда әти-әниләре һәлак булган Эдикны да тәрбиягә ала. Хәзерге вакытта ул 6 онык һәм 10 оныкчык тәрбияли.

Актив тормыш алып баручы Әхәт Таһир улы бүген дә мәктәптә еш кунак була, клубта яшь буынны патриотик тәрбияләү буенча чыгышлар ясый. 

Әхәт абый 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев