Яшел Үзән

Бу авыруны дәвалап булмый

Россиядә Африка дуңгыз чумасы белән бәйле вәзгыять шактый киеренке булып кала бирә.

Җәй җитү белән бергә әлеге мәсьәләнең актуальлеге тагын да арта. Шуңа күрә Яшел Үзән ветеринарлары дуңгыз асраучыларны сак булырга чакыра.
- Билгеле булганча, әлеге чир белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Африка чумасын уята торган вирус исә тирә-якта шактый тотрык­лы булуы белән куркыныч. Туфракта, тирестә, суытылган иттә ул 100 көннән артыграк, тозланган иттә исә гомумән дә 300 көн дәвамында сакланырга сәләтле. Катырылган иттә исә вирус 15 ел буе «яши», - ди районның баш ветеринары Физзәт Фәхретдинов.
Сәламәт хайваннар Африка чумасын чирле дуңгызлар һәм аларның үләксәләре белән контактка кергән очракта, шулай ук терлек азыгы, су һәм төрле җиһазлар аша да йоктырырга мөмкин, дип кисәтә ул.
Шунысы да мөһим, әлеге авыруны эләктергән хайваннарның үлем дәрәҗәсе 100 процент тәшкил итә. Өстәвенә, бу чирдән саклый һәм дәвалый торган чаралар һаман да табылмаган әле. Шул рәвешле, дуңгыз үрчетү фермаларына үтеп кергән вирусның бик зур югалтуларга, шул ук вакытта шактый зур икътисади чыгымнарга китерәчәге сүзсез дә аңлашыла.
Мәсәлән, узган ел Россиядә 84 тапкыр әлеге авыруның 70тән артык кабыну очрагы теркәлгән. Быел исә Мәскәү, Новгород, Пенза, Рязань өлкәләрендә, Кырым Республикасында, Кабардино-Болгариядә 15 очрак теркәлгән. Хәзерге вакытта төп максат - әлеге вирусның Татарстанга үтеп керүенә юл куймау. Шуңа күрә хуҗалыкларның дуңгыз үрчетү белән бәйле гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәве сорала. Дуңгызларны беркая да чыгармый асрау, әлеге урыннарны шактый еш дезинфекцияләү мөһим. Рәсми документлары булмаган урыннардан дуңгыз итен сатып алу шулай ук тыелган.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: