Яшел Үзән

Бу атнада яшел үзәнлеләрне плюслы температура һәм буран көтә

Синоптиклар бер атнага һава торышы фаразын бирде.

Көньяк циклон һәм атмосфера фронтлары тәэсирендә үткән көннәр карлы булды. Якын көннәрдә һава шартлары көньяк циклон тәэсирендә формалашачак. Атнага һава торышы фаразын Татарстан Гидрометүзәге бастырды.

Бүген, сишәмбе көнне, 19 гыйнварда, төнлә һәм көндез Татарстанда кар явачак. Шулай ук, урыны белән томан фаразлана һәм, элеккечә, бик салкын булачак. Төнлә һаваның минималь температурасы -23 тән -33 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары -16..-21 градустан югары күтәрелмәячәк. Юлларда бозлавык булачак.

Чәршәмбе, 20 гыйнварда, республика көньяк циклон йогынтысында булачак. Аз гына кар явачак. Төн уртасыда -24 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -13тән -18 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнварда, көньяк циклон йогынтысында төнге сәгатьләрдә әле бераз кар явуы көтелә. Көндез явым-төшемнәр акрынлап туктый. Төнлә минималь температура -23 градуска кадәр, ә көндез -10.-15 градуска кадәр җылына.

Җомга көнне, 22 гыйнварда, көнбатыш циклонының чираттагы җылы фронты Татарстанга киләчәк. Уңайсыз метеорология күренешләре: кар, урыны-урыны белән көчле, кайбер районнарда күз күреме начарлануы белән бураннар, секундына 20 метрга кадәр көчәеп, көньяк-көнбатыштан җил исүе көтелә. Төнлә һава температурасы -20 градуска кадәр түбәнәя, ә иртәнгә -6 градуска кадәр күтәрелә. Көндез күренешләрнең интенсивлыгы кими, һаваның максималь температурасы 1...-4 градус күрсәткечләрендә фаразлана.

Шимбә көнне, 23 гыйнварда, циклон һәм атмосфера фронтлары йогынтысында кар, йомшак буран узачак. Төнлә һава температурасы -11-16 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава температурасы -1..-6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: