Яшел Үзән

Боз кузгалды

Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, Иделдә боз кузгалды. Ул 7 апрельдән 8 апрельгә каршы  төндә башланды.

Әмма икенче тәүлектә Романов күпере яныннан ерак түгел  боз кисәкләре тыгылды. Дөрес, ул  озакка сузылмады.  Хәзер инде  Идел уртасында су ачылды. Яшел үзәнлеләр боз китүне,  гадәттәгечә, ел саен күреп калырга тырыша, фотоларга төшерә, селфилар ясый. 
Узган ел белән чагыштырганда быел боз иртәрәк кузгалды. Былтыр ул  апрельнең 20ләренә туры килгән иде. Боз китүгә бәйле рәвештә  ГИМСның Яшел Үзән бүлеге  хезмәткәрләре  эш режимын көчәйтте, чөнки  Куйбышев сусаклагычы  ягыннан суның күтәрелүе көтелә. Ул, якынча фаразлауларга караганда,  апрель уртасына туры киләчәк. Шуңа күрә  кайбер торак пункт­ларда (Васильево, Октябрьский җирлекләре) су басулар булырга мөмкин.  10 апрельдә иртән Идел елгасында  су өсте Балтыйк үлчәү системасы буенча  50,8 м дәрәҗәсенә җиткән иде ( былтыр  бу вакытта ул 52,45 м булган).

Резидә Йосыпова.    

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: