Яшел Үзән

Борчыган мәсьәләдән качмаска, аны хәл итәргә кирәк

Яшел Үзән районы җитәкчелегенең эш алымын бер җөмлә белән әйткәндә, ул менә шулай яңгырар иде. Сүз дә юк, борчыган мәсьәләләр тормышта чыгып тора. Аларны, вакытында белеп алып, дөрес чара кулланыр өчен, район авылларында халык белән очраша, ел саен Ачык хат көннәре оештырыла, җитәкчеләр халыктан килгән сорауларга җавап бирә, күзгә-күз карап...

Яшел Үзән районы җитәкчелегенең эш алымын бер җөмлә белән әйткәндә, ул менә шулай яңгырар иде. Сүз дә юк, борчыган мәсьәләләр тормышта чыгып тора.
Аларны, вакытында белеп алып, дөрес чара кулланыр өчен, район авылларында халык белән очраша, ел саен Ачык хат көннәре оештырыла, җитәкчеләр халыктан килгән сорауларга җавап бирә, күзгә-күз карап сөйләшә. Быелгы җыеннарның әһәмияте, нәтиҗәсе турында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Нәҗми улы Шәмсиев белән сөйләшәбез.
- Фоат Нәҗмиевич, район җитәкчелеге һәм дәүләт оешмалары белгечләренең авылга килеп халык белән очрашуы үзе үк бик яхшы гамәл. Шулай ук ул авыл халкының тормышы белән танышу мөмкинлеген дә бирә. Быелгы Ачык хат көннәрендә туган иң төп фикерегез белән уртаклашсагыз иде.
- Район авылларында хәл итәсе мәсьәләләр бар, билгеле. Менә бу җыелыш­ларда шуларны уртага салып сөйләшүләр булды. Бер-беребезне аңламыйча җәнҗал чыгару булмады дип әйтә алам. Халык үзен кызыксындырганны белеште. Алар биргән сораулар арасында төрлесе: шунда ук аңлаша торганнары да һәм ел дәвамында хәл итәргә мөмкин булганнары да бар иде. Без авыр мәсьәләләрдән яшеренмибез бит. Район башлыгы Александр Васильевич: «Борчыган мәсьәләдән качмаска, ә мәсьәләне өйрәнергә һәм аны хәл итәргә кирәк!» - ди бит...
- Хәл итәсе мәсьәләләр турында сүз чыккач, быел планда торганнарының иң мөһимнәрен укучыбызга да җиткерик әле.
- Беренче чиратта, авыл юлларын төзекләндерүне әйтик. Район бюджетында ул эшкә 10 миллион сум каралды. Авылларның төп урамнарын вак таш җәеп тигезләүгә тотылачак ул акча. Юлсызлыктан иң нык интеккән авыл - Кече Ачасырдыр, мөгаен. Моңа кадәр анда бернинди дә юл төзел­­­­м­ә­­­­­­­­­­­­гән булган. Быел Кече Ачасыр белән Олы Ачасыр арасында асфальт юл салуны планлаштырабыз. Мәгълүм булганча, юл төзүе чыгымлы эш. Шуңа өстәп, күп кенә авылларда күпер дә салырга кирәк әле. Бусы инде тагын да кыйммәтрәк. Юлны рәтләргә, бюджеттан тыш, башка мөмкинлекләр дә бар бит әле. Әйтик, фермер үз хуҗалыгы белән олы урам арасындагы юлны рәтли икән, аңа бу эшкә дәүләт ярдәме - махсус грант каралган. Аннары, авылдашлар урам юлын тигезләп төзекләндерүгә үзара акча җыя икән, ул эшкә дә дәүләт, әлеге җыемнан дүрт тапкырга күбрәк итеп, акча өсти... Бу чыганакларны халык белеп бетермиме, нишләптер, алардан бик сирәк файдаланыла. Авылларда юл коруга хәлле якташларыбыз булышлык күрсәтсә дә, әйбәт булыр иде. Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Түбән Урысбага, Татар Танае авылларында, мәсәлән, моның ише игелек­ле эшләрне үрнәккә куярлык.
- Ярдәм итү дигәннән, районыбызда дәүләт ярдәменнән башка үз көнен үзе күрә ала торган авыл җирлекләре бармы?
- Осиново, Новополька, Октябрьский авылы җирлекләре үз бюджетын каплый алырлык салым җыя. Аръякта Мизиново авылы җирлеге шундый хәлле иде. Карамалы Тау җирлеге оешкач, ул зур җирлеккә дә дәүләт дотациясе кирәк була башлады.
- Фоат Нәҗмиевич, авылларда узган Ачык хат көннәренә әйләнеп кайтыйк әле. Гадәттә, ул Күгәй авылында аеруча кайнар уза иде - быелгысын сез ничек бәяләр идегез?
- Күгәй авылында булган җиргә бәйле проблемалар бөтен районга мәгълүм инде. Ул башта «Красный Восток»-Агро» җәмгыятенә керде, аннары кире чыкты... Югалтулар булуы да бик мөмкин. Әмма үткәнне сагынып елап утырып кына ни файда? Тормыш алга бара, көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Әйтик, пай җирләрен теркәү озак баруына зарландылар җыелышта. Ләкин бу хәл Күгәйнеке булганы өчен генә түгел, ә канунда шулай каралган ул. Килгән белгечләр мәсьәләне аңлатып бирделәр. Менә шулай аңлашып сөйләшкәч, Күгәйдәге Ачык хат көне авыл халкына файдалы үтте дип әйтә алам.
- Газета укучыларыбыз Норлатта булачак яңалыкка шундук игътибар итте, телефоннан чылтыратып сораулар да бирделәр. Район Сабан туе Норлатта уздырылгач, Яшел Үзәндә Сабан туе ничегрәк булыр икән?
- Быел район Сабан туен Норлатта уздырырга булдык. Авыл һәм, гомумән, җир белән бәйле бәйрәм бит ул. Милли гореф-гадәтләребез нәкъ авылдагыча күрсәтелсә, әлбәттә, кызыклырак булыр. Шәһәрдә урын кысанрак булу сәбәпле, ат чабышлары да булмый иде, Норлатта аны да оештырырга ниятлибез. Яшел Үзәндә дә Сабан туе уздырылачак.
- Сорауларыбызга җавап биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Эшегездә уңыш­лар телибез!
- Форсаттан файдаланып, барлык гүзәл затларыбызны 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм, исәнлек-саулык телим.
Илдар Габидуллин,
Ильяс Салихҗан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: