Яшел Үзән

Бүләкне без яратабыз!

Чыннан да, кем генә яратмый икән соң ул бүләкне?! Әмма бүләк алу өчен дә бераз көч куярга кирәк бүген. Заманы шундый.

Менә газетага язылган өчен генә дә телевизор хәтле телевизор бүләк итәргә тора «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте. Моның өчен нибары җәмгыятебез канаты астында нәшер ителә торган өч газета-журналга язылырга гына кирәк. Барыбер матбугатка язылабыз, азрак мәшәкатьләнеп алырга, квитанцияләр күчермәсен «ТАТМЕДИА» адресына җибәрергә генә кирәк. Ә конкурсның нигезнамәсен акционерлык җәмгыяте сайтына кереп танышырга берничә минут җитә.
«Яшел Үзән»нең дә соңгы елларда үткәргән конкурс­ларының бүләкләре шактый саллы. Чөнки ул аларны Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Александр Тыгин булышлыгы белән үткәрә.
«Иң төзек йорт» бәйгесен генә алыйк. Йорт, капка төбен май, июнь, июль, август айларында фотога төшереп, үзегездәге матур үзгәрешләрне күрсәтергә генә кирәк. Авылларда йөрибез, күрәбез бит: районыбыз халкы йортларын төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Көтәбез.
«Яшел Үзән»гә язылу бәясе - 585 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: