Яшел Үзән

Бәхетле гаиләнең сере - елмаюда

Районыбыз авыллары буйлап йөргәндә нинди генә күркәм гаиләләр белән танышмыйбыз да, кемнәр белән генә аралашмыйбыз. Үз гомеребездә беренче генә тапкыр күрешсәк тә, күпләр белән уртак телне тиз табабыз үзе. Бу юлы да Мулла Илендә гомер итүче Гарифуллиннар гаиләсендә безне, якын туганнарыдай, колач җәеп каршы алдылар.

Бу йорттагы җылылыкны, бер-берсенә булган ихтирам һәм яратуны сүзсез дә аңларга мөмкин. Норлат «сельхозтехника»сы күпме яшьләрне очраштырган да, күпмесен кавыштырган оешма бит ул. Фәрзәнә апа белән Сәлимулла абый да биредә таныша. Берсе комбайнчы, икенчесе – ашханәдә пешекче. «Тимерне кызуында тоттым, 1-2 ай гына очраштык та, туган авылыма алып кайттым Фәрзәнә апагызны», – дип сөйли хуҗа кеше. Япь-яшь кыз ике каенаналы йортка килен булып төшә. «Берсе белән 3 ел, икенчесе белән 23 ел тату гомер иттек. Башкача яшәү мөмкин дә түгел», – дип сүзгә кушыла Фәрзәнә апа. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр, әмма ир – баш, хатын – муен, дисәләр дә, барысы да хатын-кызның акыл һәм зирәклегеннән тора. Журналист буларак, күп гүзәл затларыбыз белән хатын һәм ир мөнәсәбәте хакында сөйләшергә туры килә. Һәм аларның күбесе: «Кирәк чакта сукыр һәм телсез була бел», –дигән мәгънәле сүзләрне ирештерә. Килешми мөмкин түгел. Фәрзәнә апа да сабыр, аз сүзле чын татар хатын-кызының үрнәге, дияр идем.
Яшь гаиләнең бәхетен тулыландырып, кызлары Ләйсән белән уллары Айрат туа. Бүген инде икесенең дә үз тормышы: Ләйсән Казанда гомер итә, Айрат туган нигездә төпләнгән, киленне дә күпләр кебек читтән түгел, ә күрше урамнан гына алып кайта. Чөнки Фәнзия белән алар 1 сыйныфтан бергә, бер парта артында утырып укып үскәннәр. Без килгән көнне Айратны өйдә тота алмадык, ул сак хезмәтендә эшли, ә Норлат балалар йорты тәрбия чесе Фәнзиянең ял көне туры килгән иде. Ачык, кунакчыл килен. хәер аны килен дип әйтергә тел дә әйләнми, 23 ел бергә яшәү дәвамында Фәнзия белән Фәрзәнә апа (исемнәре ничек туры килүен карагыз әле сез) кыз белән әнигә әйләнеп беткән. Без дә уртак телне тиз таптык, сөйләр сүзләр бетмәде. Айрат белән Фәнзия өч ул тәрбияләп үстерәләр. Икесе инде Казан һәм Яшел Үзәндә эшләсә, төпчекләре VI сыйныфта белем ала. «Һәр ана кыз табу турында хыяллана инде ул, тик бервакытта да үкенгәнем булмады. Шөкер, бәхетемне Ходай күпсенмәсен. Туган нигезгә баргач та, тизрәк шушы йортыма кайтасы килә», – ди Фәнзия. 
– Менә шулай дус-тату яшәүнең сере нидә соң? 
– Елмаюда! Елмайдыңмы, бөтен ачулар шул мизгелдә бетә дә китә. Аннан, балалар күп булган җирдә мәшәкать җитәрлек, юк-барга ачуланып утырырга вакыт юк. Ел да 25ләп каз үстерәбез. Ашыйбыз, очканы оча инде күчтәнәчкә. Терлекләребез дә җитәрлек. Бакча, чәчәкләр үстерү минеке инде ул. Кайда эшлисең, дип сорасалар, бакчасарайда дип кенә җибәрәм, шаяртып, – ди Фәнзия. 
Менә шулай, бер очрашу – үзе бер гомер, диләр. Күңел җылысын биреп әзерләнгән чәй табыны артында утыр ган арада без инде Гарифуллинннар гаиләсе белән дуслашып та өлгердек. Фәрзәнә апа киң күңеллелеге, Сәлимулла абый юмор хисле, ә Фәнзилә кунакчыл һәм гади булуы белән яраттырды. Шул арада мәктәптән кече уллары, биюче һәм көрәшче Айназ да кайтып керде, әллә кайчан белгән якын кешеләредәй барчабызны да үз итеп кочаклап чыкты. Менә шуннан бу гаиләдә бер-берсенә булган ярату күренә дә инде. Шул җылылыкны сүндерми генә саклап яшәгез, берүк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: