Яшел Үзән

«Бәхет хаты»н көтеп алмыйлар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен видеофиксация камераларыннан штрафка тартылу очрагына дәгъва белдереп була.

Һәр автомобильчегә видео һәм фотофиксация камераларыннан «бәхет хатлары» килгәне бардыр. Кызганычка, суд практикасында фото һәм видеога төшерүнең техник чаралары ярдәмендә теркәлгән тизлекне арттырган өчен штрафка тартылу очракларына дәгъва белдерү мөмкин түгел, диярлек. Шуңа да карамастан, үз хокукың өчен көрәшергә була. Әйтик, әгәр дә автомобиль руле артында машина хуҗасы үзе булмаса яки штраф «игезәк» машина йөртүче кагыйдә бозган өчен килсә. Аңлашылганча, машина хуҗасы гаепле булмаса да, штраф нәкъ менә аңа салынгач, җавапны да тотарга туры килә.

Видеофиксация камерасын кулланып, нинди хокук бозуларга штрафлар билгеләнә?
Әйтик, тизлекне арттырган, тиеш булмаган урында туктаган, машина кую, юл чатында һәм җәяүлеләр кичүе аша хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган, каршы як полосага чыккан, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен салына ала.
Сизгер прибор кагыйдә бозуны тиз терки һәм фотоларны мәгълүмат эшкәртү үзәгенә тапшыра. Хокук бозучыларны дәүләт номеры буенча табалар һәм админис тратив җаваплылыкка тарту турында карар чыгарыла. Теоретик яктан мондый система тотрыклы эшләргә тиеш. Тик, практикада өзек лекләр көнләшерлек даимилек белән чыгып тора. Дәүләт тә бу хәлне төзәтү чараларын күрергә ашыкмый, чөнки штрафлар – барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны тулыландыруның бетмәс-төкәнмәс чыганагы. Ә илебездәге шикаять бирү системасын исәпкә алып, мондый штрафларны юкка чыгаруга ирешү шактый катлаулы.
Автомобильчегә хокук өчен көрәшү бик катлаулы һәм йөри торгач, ул дәгъвалаудан баш тарта. Шул ук вакытта кайберәүләр тукталып калмый.

Штрафны дәгъвалауны нидән башларга?
Кем (нинди орган) штраф салганын ачыклаудан башларга кирәк. Шикаять, хатта күрсәтелгән инстанциянең югары вазыйфаи затына, атап әйткәндә, төбәк яки шәһәр ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе исеменә бирелә. Вакытны экономияләү өчен, ЮХИДИ урнашкан урын буенча, турыдан-туры судка мөрәҗәгать итәргә була. Шикаятькә карардагы мәгълүматны кире каккан барлык документларны да беркетергә кирәк.

Әгәр суд штраф турындагы карарны гамәлдән чыгармаса, эш төгәлләнгән булып саналамы?
Юк. Дәгъвалауларны дәвам итәргә кирәк. Карарга шикаять бирү озакка сузыла торган процесс. Карар кабул ителгәннән алып, бәхәсне хәл итүгә кадәр, барлык суд инстанцияләрендә ярты ел узарга мөмкин. Шикаятьне суд Президиумына бирергә була. Соңгы баскычы – РФ Югары суды. Кызганычка, күпчелек очракта законсыз карар буенча уңай нәтиҗәгә нәкъ менә шушы инстанциядә ирешелә.

«Очып килгән» штрафны алдан түләмәсәң, нәрсә булачак?
Мондый гамәлләр өчен икеләтә күләмдә штраф яный. Түләү вакыты 2 ел тәшкил итә. Административ карар үз көченә кергән көннән соң 2 ел дәвамында түләнми икән, үтәү бурычы аны чыгарган вазыйфаи затка йөкләнә.
Әгәр штраф суд приставларына тапшырылмаган булса, шул ук вакытта, ул ЮХИДИ базасында эленеп торса, аны үтәү срогы чыккан булып санала һәм сез ЮХИДИ хезмәткәренә (әгәр туктатсалар) штрафның, РФ КоАПның 31.9нчы маддәсенә сылтап, «януы» турында хәбәр итә аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: