Яшел Үзән

Бәхет БАЙЛЫКТАН ТОРМЫЙ

Минем күңелдә бәйрәм торты кебек купшы һәм матур хыял яшәде. Ул - бай кешегә кияүгә чыгу турында иде. Хәер, ул заманда байлык бизмәне башка төрлерәк - җиһазландырылган өч бүлмәле фатирлы һәм яңа “Жигули” машинасында йөргән кеше чын бай булып исәпләде.

Бер елдан соң нәкъ менә шундыйның бармагына алтын балдак кидердем дә. Кияү яшь түгел һәм әкият героена да охшамаган иде. Әни киявен “явыз” дип атады һәм туй буе күз яшьләрен сөртеп утырды. Аның Ислам Хәсәновичны шулай дип атавы нигезле дә кебек. Чөнки ул аның хатыны белән ничә еллар дус булды. Кызганычка яман авыру аны алып китте. Без күмәргә бардык. Кайгысын уртаклашу сүзләре әйткәндә Ислам Хәсәнович минем күзләргә карады һәм шул көнне кич белән иртәгәсе көнгә очрашу билгеләде.

Кыскасы, әти-әни сүзләрен тыңламыйча, мин 52 яшьлек ирнең хатыны булдым һәм аның кыр хәтле фатирына күчендем. Яшь аермабыз – 32 ел.

Мин укымадым да, эшләмәдем дә. Көзге каршында яңадан-яңа кием белән бөтерелдем, берәр тәмле ризык әзерләп иремнең эштән кайтуын көттем. Ә иртән ул үзенең сәүдә эшләре белән чыгып киткәч үк кухняда ут кабызып, пәрдәләрне ачам. Бу билге. Берничә минуттан соң мин инде Рәмискә ишек ачам. Бу өч ел дәвам итте. Ислам дәүләт хезмәтеннән китеп, бизнеска күчте. Эшләре яхшы гына барды. Тик соңрак минем хыянәтем турында аның сизүен тойдым.

Бер көнне, Рәмис белән душ астында коенганда, ниндидер кәгазьләрен онытып калдырган ирем кайтып керде. Ул миңа бер сүз дә әйтмәде, йодрыклары белән Рәмискә дә сикермәде, бары тик кәнәфигә утырып бер ноктага текәлде. Ә мин сузылган паузадан ничек котылырга белмичә бик зур истерика куптардым. Урыслар әйтә бит әле “лучшая защита – нападение” дип. Ниләр генә әйтеп бетермәдем! Сумкага киемнәремне тутырып ишек төбенә килеп җиткәндә, соңгы иң әче сүзләрне әйтергә авызымны гына ачкан идем, Ислам бик авырлык белән кәнәфидән торып, каршыма килеп тезләнде. Аякларымны кочаклап, “китмә” дип ялынды. Мин калдым. Үз гаебемнән намусым газаплаганга, кич буе иремне назладым. Ә ул бүрәнә кебек ятты да ятты... бары тик күзләреннән яшьләре генә туктамады. Төнлә ашыгыч ярдәм чакырттым. Аңа инсульт булды.

Иремне хастаханәгә озаттым. Бер айдан соң табибларның соңгы карарын ишеттем: паралитик, инвалид. Барлык танышларым бер тавыштан: “Картлар йортына тапшыр”, - диделәр. Ялганламыйм, андый уй үземдә дә булды. Аннары аңладым. Бу минем гөнаһларым өчен җәза. Җиңел акча, байлык артыннан кудыңмы? Менә сиңа, ал! Менә хәзер аңладым инде бәхетнең акчада түгеллеген. Рәмис шул көннән соң бер генә тапкыр да шалтыратмады, проблемалардан куркып, качты. Исламның мине ничек яратуын шунда аңладым. Аңа бары тик мин, ә Рәмискә бары тик акча гына кирәк булган.

Беренче вакытларда бик кыен булды. Тормышымны тамырдан үзгәртергә туры килде. Кәеф-сафа корып йөрүче хатыннын алып гаилә учагын саклаучы хатынга кадәр юл бик авыр һәм озын икән. Массаж курсларын тәмамлап, Исламга аны үзем ясарга өйрәндем. Берничә айдан яхшы якка үзгәрешләр күзгә ташланды, ә бер елдан таякка таянып йөри башлады. Без аның сөйләмен дә кайтардык, әмма моңа ике ел вакыт кирәк булды. Башта мин язмышыма рәнҗеп, төннәрен мендәр чылаттым. Ә аннары, барысын да үз кулларым белән ватуымны һәм яңадан кора башларга кирәклеген аңладым. Мин Исламга бик рәхмәтле. Ул бер генә тапкыр да хыянәтем турында сүз әйтмәде, авыруында мине гаепләмәде, киресенчә, шулай ук, рәхмәтләр әйтеп, ташлап китсәм дә үпкәләмәячәге турында белдерде. Ә мин ташламадым һәм шуңа шатланып бетә алмыйм. Без Ислам белән озак уйлаштык та, гаиләбезне чын гаилә итү өчен бала кирәк дигән фикергә килдек. Һәм ике яшьлек кызны балалыкка алдык. Хәзер безнең тулы гаилә. Мин үземне сөекле хатын һәм әни итеп тоям. Менә хәзер инде мин бәхетнең акчада булмавын тәгаен беләм!

Кызлар, кияүгә яратып кына чыгыгыз, байлык артыннан кумагыз – ул сезгә бәхет китермәячәк. Хатымны да, бәлки шундый ялгышлыкны үз башыннан кичергәннең сүзенә колак салырсыз, дип яздым.

Сәлам белән, Илһамия, 30 яшь.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: