Яшел Үзән

Бишнәнең чәкчәк остасы

Арабызда төрле кешеләр бар. Кемнәрдер тормышлары бар яктан түп-түгәрәк булып та, һаман нидәндер канәгать булмыйча, уфтанып яши. Ә кайберәүләр исә, киресенчә, күпме сынауларда да сынмыйча, сыгылмыйча һәр көннең кадерен белеп, ямен күреп гомер кичерә.

Бишнәдә яшәүче яңа танышым Илсөяр Зәйнуллинаны мин икенче төркемгә кертер идем. Аңа тормышында әчесен дә, төчесен дә күп татырга туры килә. Юк, берүк бигрәк авыр икән моның язмышы дип уйлый күрмәгез. Шөкер, янында Илсөярем дип өзелеп торучы ире Фиргать, лачындай ике улы - Фаиле белән Фәниле, киленнәре, балдан татлы оныклары бар. Авылдашлары да аның хакында сүз чыккач, сабыр безнең Илсөяр, диләр.
Беренче карашка Зәйнуллиннар гаиләсе башкалардан әллә ни белән аерылмый. Бер-берсен яратышып, гаилә коралар, үз ояларын булдыралар. Фиргатьнең әтисе үлгәч, төп йортка әнисен тәрбияләргә күченәләр. Илсөярнең үз әнисе дә гомере буе авыру. Берара алар ике әнисен дә сабый балаларны караган кебек тәрбияли. Каенанасы бүген инде араларында юк. Бөтен кадер-хөрмәт Суфия әбигә. Илсөяр апаның әнисе өченче баласын тапканнан соң, акылга зәгыйфь булып кала. Гомере буе шушы авыруы белән иза чигә ул, шуңа да Илсөяр апага әнисе кочагында иркәләнеп үсү насыйп булмый.
- Авыр хәлдә яшәдек. Менә шушы матур күлмәкләрне кию ул чакта хыялда да юк иде. Бүгенге көнемә шөкер кылып яшим, тормышыбыздан бик канәгать, авырлыклардан курыкмыйбыз, - ди ул, ялтыр-йолтырлы затлы күлмәкләрен күрсәтеп.
Әйе, мондый матур күлмәкләрен киеп, авылдашлары алдында чыгыш ясый ул. Җыр-моңга сәләте әнисеннән күчкән. Мал-туар тотарга да, бакча тутырып җиләк-җимешен үстерергә дә, җәен чиләк-чиләк җиләген җыеп эшкәртергә дә вакыт таба Илсөяр апа. Авыл мәдәният йортында оешкан «Бәйрәм» ансамблендә җырлап үзенә рухи көч, канәгатьлек хисе ала. Эш дип чаба-чаба тормыш кууның дөрес гамәл түгеллеген яхшы аңлый. Заманында сыер савучы булып эшләгәндә дә беренчелекне бирми. Пешекче һөнәренә укымаса да, Илсөяр апа авылда аш-суга иң оста хатын-кыз, дип әйтсәм, бишнәлеләр минем белән килешер дип уйлыйм. Совхоз гөрләп торган чагында иртәнге ашка 200ләп кеше ашатканнарын да бүгенгедәй хәтерендә. Чәкчәк пешерү серләренә дә шулчакта өйрәнеп кала. Бу эшкә хирыслыгын авылдашлары да белеп ала. Бүген юбилей, мәҗлес, коръән ашы булсынмы, мөрәҗәгать иткән кешегә каршы килми, тәмле чәкчәген пешерә дә бирә. Гомумән, гөбәдия, өчпочмак, манты һәм башка ризыкларны эх дигәнче әзерләп бирү аның өчен авыр түгел. Илсөяр ападан чәкчәк пешерү рецептын газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Гаиләң өчен генә пешергәндә 4 йомырка, 3 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы су, азрак шикәр комы, тоз, уксус белән сүндерелгән ярты чәй кашыгы сода, он кирәк булачак. Камыр йомшак та, артык каты да булырга тиеш түгел. 10-15 минуттан соң камырны җәеп кисәсең. Бал 650 граммлы банканың яртысы кирәк булачак. Балга ярты стакан шикәр комы салып, сүрән утта кайнатып алырга кирәк. Балның әзер булуын салкын суга салып тикшерергә була. Бал җәелеп китмичә, түгәрәкләнеп торса, әзер дигән сүз. Пешкән камырны бал кайнар килеш әвәләргә кирәк. Монда тизлек тә зур роль уйный. Илсөяр апа мондый чәкчәкне пешерү өчен бер сәгать вакыт кирәк, ди. Күңел җылыгызны да биреп әзерләргә тырышыгыз, язмам герое һәр ризыгын тәмле булган дип, мактап ашасыннар дип, пешерә.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: