Яшел Үзән

Бишнәлеләр ни өчен читтә эшләргә мәҗбүр (2нче кисәк)

- Ни өчен 3 пай җиренә 9 капчык бодай гына алдык, бәясе бик арзан. Аның хакы ничә елдан бирле күтәрелми, - дигән сорау да яңгырады.

- Пай бәясен без билгеләмибез. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән норматив белән түлибез, - дип җавап бирде Илдус Рәшитович.
Бишнәгә керә торган юлда һәм авыл эчендә тиешле юл билгеләре юк икән. Илгиз Мәгъсүмович моны хәл итеп булмаслык эш түгел, диде. Авылда көрәш секциясе эшләми. Ә аны алып барырга да, анда шөгыльләнергә теләүчеләр дә бар. Мәктәпнең спорт залы буш тора, ник әле аннан файдаланмаска? «Сабантуй җитә, безнең улларыбыз да мәйданда бил алышыр иде», - дип тели күп тапкырлар Сабантуй батыры булып калган Илһам Сабиров. Ике катлы мәктәп бинасы да җанланып китәр иде. Балалар һәм яшьләрне кызыксындырыр өчен менә дигән тәкъдим бу.
Бишнә халкының зур үпкәсе бар. Алар Казан - Бишнә маршруты буенча йөрүче автобуста ташламалар бетерелүгә бик тә каршы.
- Безнең нинди дә булса гаебебез бармы икән соң? Ни өчен без ташламадан файдалана алмыйбыз. Васильево - Бишнә автобусы да даими йөрми. Ташламаны кайтарсыннар, район бу мәсьәләне хәл итә алмый икән, Путинга хат язачакбыз, - диде залда утыручылар.
Әлеге сорауга халыкны канәгатьләндерерлек җавап бирелмәде. Һәм бу проблема әлегә ачык калды.
Сәламәтлек саклау темасы буенча да сораулар бар. «Зур Ключи амбулаториясендә бердәнбер даруханәне яптылар. 100 сумлык дару өчен шәһәргә барырга кирәк. Шулай ук ашыгыч медицина ярдәме Васильеводан кадәр килеп җиткәнче, без үлеп китәргә мөмкинбез бит», - дип борчылалар. «Үлмисез! Мин бар бит әле монда сезгә ярдәмгә килергә», - дип, авыл фельдшеры Гүзәл Зарипова сүз алды. Аның фикеренчә, ул авыруларга беренче ярдәмне күрсәтә, ә инде Зур Ключида коммерцияле даруханә урынына апрельдә дәүләтнеке булып саналган даруханә ачылырга тиеш.
Әлбәттә, биредә күтәрелгән сораулар һавада эленеп калмасын иде. Аларны хәл итү юлын бүгеннән үк эзләргә, тиешле җитәкчеләргә хатлар язу белән генә чикләнмичә, яннарына барып, үзәкләренә үтәргә кирәк.
- Битараф булмасак иде. Авылда күмәкләп башкарылган чараларда бергәләп катнашыйк, ә бер кеше эшләгәнне икенчеләр карап узмасын иде, - диде авыл башлыгы Илгиз Фәтхуллин.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: