Яшел Үзән

Бишнә авылында өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес үтте (+фото)

Матур киемнәрен кигән апа-әбиләр, абый-бабайлар Бишнә Мәдәният йортына, 1 нче октябрь, Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм мәҗлесенә җыелдылар.

Фойеда кунакларны төрле-төрле тәм-том, җиләк-җимеш, конфетлар белән тулган өстәлләр белән ачык йөзле мәдәният хезмәткәрләре каршы алды.

Өстәлләр әбиләребез алып килгән күчтәнәчләр белән сыгылып торды.

Мәҗлес авылның иң өлкән кешесе Әминә апа укыган догалар белән башланып китте. Мәҗлес табыны җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Үзешчәннәр башкарган узган гасырның 70-80 нче ел хитлары, яшүсмер кызларның, башлангыч сыйныф укучыларының дәртле биюләре өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

Бигрәк тә татар халык биюе "Су юлы" әбиләребезгә ошады, яшь вакытларын искә алып, кызларыбызга кушылып биешеп тә алдылар.

Яшьлектәге җырлы-биюле түгәрәк уеннарын да искә төшереп алдылар.

Килгән кунаклар "Картаямыни соң йөрәк", "Алтын алка" җырларын да бик теләп башкардылар. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мәгъсүм улы Фәтхуллин һәм мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров Өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр.

Соңыннан рәхмәтләр укый-укый изге теләкләр тели-тели, кунаклар өйләренә таралыштылар. Көн сүрән булса да өлкәннәрнең күңелендә кояшлы яз иде.

Сыкранмасын юкка йөрәгегез, боекмасын һич тә күңелегез. Авылыбызның күрке булып яшәгез әле, хөрмәтле Өлкәннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: