Яшел Үзән

Бишектән алып ләхеткә кадәр укырга, укырга һәм укырга

Белемеңне даими күтәрү, бөтен яктан да белемле булу беркемгә дә комачаулаганы юк. Киресенчә, кеше рухи яктан үсә, үзен ул һәркайда ышанычлы тота белә. Дини белемнәрен арттыручылар бигрәк тә, алар яктырып китәләр, алардан нур, шәфкатьлелек, әхлаклылык бөркелеп тора. Шуңа күрә дөньяви белемнән тыш, дин нигезләрен өйрәнү кешене тагын бер баскычка күтәрә.

Яшел Үзән шәһәре мөслимәләре менә шундыйлардан. Алар мәдрәсәдә тырышып дин нигезләрен өйрәнүдән тыш төрле чараларда катнаша, үзләре дә оештыра. Китапханәләрдәге чараларга да аларны бик теләп чакыралар. Алар хәтта респуб­лика телевидениесендәге шоу-тапшыруда да катнашып, үзләренең интеллектуаль яктан никадәр белемле булуларын исбатлап кайтты. Менә күптән түгел алар шәһәр мәдрәсәсенә Коръән уку бәйгесенә җыелды.
Бу бәйгедә мәдрәсәдә мөгаллимә Вафилә Хикмәтуллина сыйныфында белем алучылар катнашты. Шушы бергә укыган елларда алар бер тату гаилә кебек тупланып күп истәлекле урыннарда булганнар. Кая барсалар да, бу ак яулыклы, саф күңелле мөслимәләрне күреп шаккатып калалар.
Әлеге чарага муниципалитеттан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева килгән иде. Ул Татарстанның атказанган укытучысы, шәһәр мәдрәсәсе мөгаллимәсе, элеккеге мөслимәләр советы рәисе Вафилә Хикмәтуллинаның халыкны дин-агарту эшенә керткән хезмәтен бәяләп, муниципаль район башлыгы Александр Тыгинның Рәхмәт хатын тапшырды.
- 100 мең кешенең 27 меңе генә татар милләте яшәгән шәһәрдән мөслимәләрнең «Башваткыч» тапшыруында катнашуы безнең шәһәрдәге толерантлыкны бөтен дөньяга танытты - диде Вафилә ханым үзе. -Безнең аннан башка да эшләгән эшләребез байтак, барысын да санап бетереп булмый. Хезмәтемне бәяләвегез өчен рәхмәт. Бу мәдрәсәдә мин ун ел укыттым. Габделхәмит хәзрәткә, шәкертләремә мин бик рәхмәтле. Сезнең алда башымны иям.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 27нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: