Яшел Үзән

Биш катлы йортта шартлау: үлүчеләр дә бар

Бүген иртән Ярославль шәһәрендә биш катлы йортта шартлау булган. Йортның бер подъезды тулысынча җимерелгән.

Йортта көнкүреш газ шартлаган, диелә. Теракт фаразы кире кагыла. Гадәттән тыш хәл булуга урынга килгән коткаручылар җимерекләр арасыннан берничә кешене коткара алган. Кызганыч, үлүчеләр дә бар. Соңгы мәгълүматлар буенча, җимерекләр арасыннан 4 кешенең үле гәүдәсе табылган. Коткару-эзләү операциясе дәвам итә. Хәрабәләр астында калучылар әле дә бар, диелә. Йортның җимерелү куркынычы да саклана, йортчыларны - 170ләп кешене эвакуацияләгәннәр.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: