Яшел Үзән

Әбиләр дә спортка битараф түгел

Хатын-кызларга бик үк хас булмаса да, мин спорт дөньясына да битараф кеше түгел.

Фигуралы шуу, биатлон, хоккей, чаңгычылар ярышларына мөкиббән китәм. Чөнки андагы җиңү - күз алдында, күренә. Биатлонны кырык эшемне ташлап карыйм. Үзебезнекеләрне Губерниевның (комментатор) башта «үтереп» мактавына, аннан урын алмагач авызын ябуына, ул Соукаловага гашыйк­тыр ахры - аны мактавына ачуым чыгып бетә. Биатлон көннәрендә бар сөйләшү шул хакта: үзебезнекеләрнең уңышсызлыкларына «җеннәр чыгу», уңышларына сөенү, «промах» саен нервлану. Күпләр, биатлон карыйсым бар, дигәч, көләләр. «Ирләр кебек биатлон карап утырмыйсыңдыр инде», - диләр. Карыйм шул, яратам.
Мин хоккей белән «җенләнеп» беткән инде. «Ак Барс»ның быел бронза да ала алмавына бик борчылдым. Ни дисәк тә, ике тапкыр «Гагарин кубогы» иясе булган «Ак Барс»ыбыз уңышка ирешә алмады. Кызганыч, әлеге кубок өчен быел «Металлург» һәм ЦСКА көрәште. Җиде уен, җидесе дә чын бәйге булды. «Металлург»­ның җиңүен шул кадәр теләмәделәр инде, ЦСКАның һәр голын үлә-үлә мактыйлар, ә «Металлург»ныкын очраклы гына, дип аңлатырга теләгән кебек тоелды миңа. Миңа гына түгел, күпләрдә шундый уй туган.
Ул комментаторлар ике команданы да тигез күрергә тиешләрдер инде, икесе дә Россия хоккей командалары бит, чит илнеке түгел. Минемчә, хәтта чит илнеке булса да, хакыйкатьне кабул итә белергә кирәк. Чөнки спорт - көчлеләр эше.
Соңгы уен хәлиткеч иде. «Металлург» нигәдер салмак уйнады кебек, ә ЦСКАның «кызу канлы» Радуловы аларның җиңүенә ышаныч тудырды. Гаҗәпләндергәне, ачуны чыгарганы шул булды: Третьяк - хоккейда төп җитәкчелектәге кеше, ЦСКА гол керткәч урыныннан сикереп торып шаккатырды. «Металлург»ка карата битарафлыкларын, ЦСКА өчен генә януларын ачыктан-ачык күрсәттеләр. Шулай да «Металлург» җиңде! Афәрин! Ике мәртәбә «Гагарин кубогы»на ия булдылар! Ә бүләкләргә килгәндә, анда да «Металлург»ны чит-ят итүләре сизелде. ЦСКА җиңсә, андый гына булмас, гөрләгән булыр иде.
Мин бары тик спортны яратучы гади хатын-кыз. Ләкин спортта да төрлечә караш барлыгы без гадиләргә дә сизелә. Спорт - көрәш кыры. Көрәштә «көчле» җиңә. Аның җиңүен тиешенчә бәяләргә, аеруларны «ярып салмаска»дыр. Без белмәгән «серләре» болай да шактыйдыр әле. Минем фикер белән килешүчеләр күптер дип беләм.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: