Яшел Үзән

Билгеме? Белемме? Әллә акчамы?

Балаларның мәктәптән яхшы билге алып кайтуы ата- аналарга да, әби-бабайларга да зур шатлык. Андый көндәлекне алып, яхшы билге куйган битен ачып каравы да үзенә бер рәхәтлек бирә. Әти-әнинең күршеләргә, хезмәттәшләренә мактанып алу җае да чыга. Әллә кемнәр баласы түгел, аларныкы яхшы билгеләр алып кайткан бит!

Мәктәптә куела торган билгенең асылы укытучы белән укучының мөнәсәбәтләренә бәйләнгән. Ул белем алучы баланың өйгә бирелгән эшләрен нинди сыйфат белән башкарганлыгын күрсәтә. Чынлыкта исә, укучы үзенең дәрескә әзерләнү-әзерләнмәвен болай да бик яхшы белә. Шул ук билге ата-ана белән укытучы мөнәсәбәтләрен дә ачыклый. Баласының көндәлеген өйрәнеп, ата-аналар аның мәктәп программасын ничек үзләштерүе хакында хәбәрдар булалар.
Әти-әниләр үзләренең балаларына: «Укуда иң мөһиме - яхшы билгеләр алу», - дип «тукыйлар». Шулай итеп, укучыларда: «Яхшы билге - киләчәк тормыштагы бәхет ачкычы, барлык уңышларның нигезе», - дигән фикер нык­лап урнаша. Билге үзе генә берни дә эшләми, ясамый, кормый, ә педагогикада исә - берни дә тормый, чөнки ул - чагыштыр­ма берәмлек.
Укытучы алдында һәрвакыт катлаулы мәсьәлә тора: кайсы укучының күңелен күтәрергә, мактарга кирәк, ә кайсын шелтәләргә? Берсе, артык көч куймыйча, «5»ле ала, ә икенчесе, бөтен көчен куеп, тырышып-тырмашып «3»ле «эләктерә»...
Һәр бала - үзенчәлекле шәхес. Укучыларның сәләтләре дә, мөмкинлекләре дә төрлечә. Уку елы башында тел фәненнән имла (диктант) язганда 27 хата ясый, шул ук бала уку елы ахырында үткәрелә торган контроль диктантта 6 хата җибәрә. Укучының үсеше күренеп тора, әмма баштагы эш тә, соңгысы да «2»ле билгесе белән бәяләнә... Билгегә күз салганда бернинди үзгәреш тә күренми, ә укучы һәм укытучының тырышлыгы, фәнне үзләштерүдәге уңышлары күләгәдә кала.
Нияз Бишбалта.
Октябрь бистәсе
Тулырак - газетаның 24нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: