Яшел Үзән

Әбием дә кырык беренче ел баласы

Мин рәхәтләнеп горурлана, мактана алам һәм бик сөенәм. Минем әбием бар! Ак яулыклы әбием!

Ул Олы Ачасыр авылында яши. Мин әбиемне бик хөрмәт итәм, яратам. Аның тыныч холкы, уңганлыгы мине һәрвакыт сокландыра. Әниләр дә аның киңәшләрен гел тыңлап эш итәләр. Әбиемнең тормыш тәҗрибәсе зур шул, ул бик күпне күргән. Аңа 78 яшь. Шуны дәлилләгәндәй әбиемнең чәчләренә чал төшкән, йөз-маңгаен җыерчыклар ергалаган. «Гомер уза. Без яшәгән чорда да илдә нинди генә үзгәрешләр булмады», - ди әбием. Ләкин иң үзәккә үткәне - дәһшәтле сугыш елларыдыр. Гомер-гомергә сугыш кеше язмышына фаҗига, афәт алып килгән бит. Әбиемнең дә балачагы сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланганда аңа бары дүрт яшь булган. Шулай булса да, аның хәтер буразнасында сугышның аяусыз көннәре юып алмаслык булып мәңгегә уелып калган.
- И-и-и, ул вакытларны искә төшерсәң... Бу елларда халык, чыннан да, ачлыкта, юклыкта яшәде. Без кечкенәрәк идек бит инде, ә менә әниләр, әбиләр ничек түзгән икән дип бүген дә уйлыйм. Мин әнинең кайсы вакытта йокларга ятып, кайсы вакытта торып киткәнен белмим. Кышкы көннәрдә дә көз көне хәзерләгән орлыклы көлтәләрне суктыралар иде. Караңгыда да гына өйгә кайтып керәләр. Аларга көндезге әбәткә борчак боткасы бирәләр, ә әни үз өлешен калдырып, безгә алып кайта иде, - дип кызгана ул әнисен. Ләкин кечкенә булсалар да, алар да, кулларыннан килгәнчә, олыларга булышырга тырышканнар.
- Утын юклыгы тәңкәгә тия иде. Утын урынына мичкә салам ягабыз. Шунлыктан кыш көне кар өстеннән алабута курасы җыеп кайта идек. Бу кура да утынны алыштыра иде. Шырпы да юк, кемнең морҗасыннан төтен чыга, соскы тоттырып, әниләр безне шул кешегә йөгертә иде. Ягарга әзрәк булсын дип, ике хуҗалык бер өйдә яшәдек. Ә бер елны, җылыта алмаганлыктан, канюшняга чыктык, - дип искә ала әбием.
Минем игътибар иткәнем бар: әбием терлек нинди үлән яратканын бик яхшы белә. Аның хикмәте бар икән: алар кечкенәдән үк үлән җыярга йөргән. Аны урак белән җыеп, җилкәгә күтәреп кайтканнар. Үзләре дә ашарга яраклы нинди үлән бар, шуларны, мәсәлән, зәрдә үләнен, кыр суганы-юаны табып ашаганнар.

Самат Әбраров,
А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей укучысы

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: