Яшел Үзән

Бәхетле картлык – тырышларга язмыш бүләгедер

...Хәзер, бусагаларын атлап керүгә, язмышына булган бар зарын чыгарып салырга, хөкүмәтне әрләп, авыр тормышыннан зарланырга җай чыкканга куанып утыручы, тормыштан арган, бер карчык каршы алыр инде, дигән бик үк күңелле булмаган уйларга батып (11 бала! табып үстергән хатын-кыздан нәрсә көтәргә була инде тагын), бизәкле тәрәзә яңаклары, чәчәкләп ясалган капкалары белән...

...Хәзер, бусагаларын атлап керүгә, язмышына булган бар зарын чыгарып салырга, хөкүмәтне әрләп, авыр тормышыннан зарланырга җай чыкканга куанып утыручы, тормыштан арган, бер карчык каршы алыр инде, дигән бик үк күңелле булмаган уйларга батып (11 бала! табып үстергән хатын-кыздан нәрсә көтәргә була инде тагын), бизәкле тәрәзә яңаклары, чәчәкләп ясалган капкалары белән тирә-якка нур чәчеп, ерактан ук күз карашын үзенә җәлеп итеп торучы йорт янына килеп басканда, бу уйларымның чынбарлыктан никадәр ерак торганын белми идем әле...

Ак яулык бөркәнеп, өй түрендә үзеннән яктылык таратып, безне елмаеп каршылаучы бу нурлы әбине күргәч, үз уйларымнан көлеп куйдым. Ә инде Оркыя апа Җәләлиеваның бар нәрсәгә риза булып, шөкер итеп яшәвен аңлагач, бөтенләй оят булып китте. Дөньяның ачысыннан да, төчесеннән дә авыз иткән, әмма күңел төшенкелегенә юл куймыйча, тормышның авыр арбасын кулдан ычкындырмаска көч тапкан бу сөйкемле хатын-кызга сокланмый мөмкин түгел. Атап аның турында гына язачагыбызны белгәч, дулкынланудан сүзен нәрсәдән башларга белми, үзе турында онытып, башкаларга рәхмәт яудырырга тотынды. Зур рәхмәт сүзләренә кушылып, әле яшәү дәрте янып торган яшькелт күзләрендә (әллә өстендәге яшел күлмәгенең төсе күзләрендә шулай чагылдымы?) тыйнак күз яшьләре җемелдәде. Ул алардан оялгандай, күңеле кебек ап-ак кулъяулыгы белән тиз генә сөртеп тә алды.
- Елакларны яратмыйм, балаларымны да тыйдым, еламагыз, хәерче, дип уйларлар, дия идем. Менә хәзер үземне тыя алмыйм, картлык галәмәтедер инде, - диде ул, яшь аралаш елмаеп.
Унбер бала, өйдәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкать, колхоз эше - балавыз сыгып утырырга вакыт калмагандыр шул. Гомере буе башкалар турында кайгыртып яшәве күренеп тора, батырып сорау бирми торып, үзе турында сөйләргә уйламады да. Ана өчен балалары турында горурланып сөйләүдән дә күңеллерәк тагын ни булсын?!
Оркыя апа («әби» дип язарга кул бармый гына бит) 1929 елның 10 сентябрендә Күгәй авылында туган. Исеме бигрәк җисеменә туры килеп тора. Чыннан да, анда үзенә тартып торучы ниндидер тылсымлылык бар кебек. (Мөхәммәд с.г.в. нең иң чибәр кызының да исеме Оркыя булган).
- Оркыя апа, үзеңнең тормышың турында да бераз сөйләп ал әле.
- 1943 елда әниебез үлеп китте. 13 яшемдә ятимлек ачысын татырга туры килде (сеңелемә - 7, энекәшемә 1 яшь иде). Шулай 3 класс белем белән калдым инде. Колхозда эшләдем. Нишлисең...

Гөлнара ВӘЛИЕВА,

Язманың тулырак вариантын газетаның 46нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: