Яшел Үзән

Бәхетемне таптым дигәндә...

Уфада җырчы Вәсилә Фәттахованы соңга юлга озаттылар. "Туган як", "Әйтелмәгән мәхәббәтем", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы 26 гыйнварда Уфадагы хастаханәдә вафат булды. Вәсиләнең авыр хәле турындагы хәбәр гыйнвар урталарында ук таралган иде. Ул реанимациядә үлем белән көрәште.

Декабрь азагында Вәсиләнең кыз баласы дөньяга килде. Иртәрәк туганга күрә, сабый табиб­лар карамагында кала, ә җырчыны өенә кайтаралар. Тик берничә көннән Вәсиләнең хәле авырлаша, аны ашыгыч рәвештә, Уфадагы Республика клиник хастаханәсенә салалар, берничә операция ясыйлар. Табиблар аның гомере өчен озак көрәшә. Тик коткарып кала алмадылар.

Әйе, бу урында аның ни сәбәптән вафат булганы турында да, XXI гасырда - медицинаның көчле чорында ничек кешегә бала тапкан вакытта ярдәм итә алмаганнар соң, дип өзгәләнеп сораулар бирергә мөмкин. Дөрес сорау­лар. Әмма Аллаһ Тәгаләдән узып булмый. Үлеменең сәбәбе табыла. Кызганыч, бик кызганыч, ышанасы килми. Үзе дә ятим үскән Вәсиләнең ике баласы да ятим калганга йөрәк сыкрый. Улы Кәримгә - 5 яшь, ә кыз бала әле кырык көнен дә тутырмаган.

Вәсилә, олы кеше дә кичерә алмаслык авырлыклар аша узып, югалтуларны кичереп, ниһаять, үз гаиләсен корып, ире, баласы белән бәхетле тормышта яши башлаган гына иде. Бу бәхетле тормыш та озакка сузылмады.

Вәсиләгә 10 яшь булганда, әтиләре үлеп китә. Әнисе кулында ул һәм имчәк баласы - сеңлесе Әлфия кала. Акчасызлык чорына туры килә бу хәлләр. Аннары берничә елдан кызлар әнисез дә кала. Ике ятим бала әби-бабасы карамагына күчә, ләкин озак та үтми, алар да бакыйлыкка күчә. Вәсиләгә ул вакытта - 19, училищены тәмамлаган гына, сеңле­сенә - 9 яшь. Аны интернатка, ятимнәр йортына бирәсе кил­мичә, юклы-барлы әйберләрен җыя да, сеңлесен ияртеп, Баш­кортстанның Белорет шәһә­рен­нән Уфага чыгып китә Вәсилә. Бер туганың да, яклаучың да булмаган килеш, зур шәһәргә килеп кер әле син! Тәвәккәл, кыю да булган үзе. Ә андый булмыйча кая барасың?! Сеңлесе өчен ул җавап бирә бит.

"Без беркемгә кирәкми идек. Уфаның бер тулай торагына килеп урнаштык. Рәхмәт, керттеләр, ирләр ягындагы бер кечкенә бүлмәне бирделәр, анда ишек­ләр дә ябылмый иде. Беребез ишекне тотып тора, икенчебез ул вакытта юына идек. Аннары тормыш бераз җайланды, Әлфияне мәктәпкә урнаштыра алдым. Ә үзем училищедан соң Уфаның сәнгать институтына укырга кердем. Ләкин укырга өлгермәдем, көзен Айдар Галимов белән гастрольләргә чыгып киттем", - дип сөйләгән иде ул.

Айдар Галимов белән җыр­лаганда, аңа популярлык ишелеп төшә. Аның "Туган як", "Әйтел­мәгән мәхәббәтем" җырларын татар белән башкорт кына түгел, урыс­лар да шашып яратып тыңлады. "Туган як" - әле дә башка милләтләр арасында иң танылган һәм яратып тыңланган татар җыры. Вәсиләгә Аллаһ Тәгалә сәләтне мулдан бүләк иткән, төс-кыяфәткә дә аһ итәр­лек җырчы иде ул. Әмма аның сәхнәгә исе китмәде. "Мин сеңлем белән якынрак булырга тиеш", - диде дә сәхнәне ташлады. Аның популярлыгы күп­ләрнең төшләренә дә керми иде, Вәсиләнең бу адымын ялгышлык дип кабул итүчеләр дә булгандыр, ә ул барыбер гаилә кыйм­мәтләрен кадерлерәк күрде, тормышын үзгәртте.

"Ике ел эчендә сәхнәнең ялтыравык ягын да, пәрдә артын да күрдем. Минем өчен бу мәгълүмат ташкыны артык күп иде. Яхшысын да, начарын да күреп туйдым, арыдым. Аннары гастрольләргә чыгып киткәндә, Әлфия үзе генә кала иде. Йә интернатта калдырырга, йә бала караучы ялларга туры килде. Аның белән аз аралашуым күңелне кырды, сеңлемә якынрак буласым килде.

Тамакны туйдырырлык һөнәр үзләш­терер­гә тиешмен дип, үз көчем белән икътисад факультетына укырга кердем. Уку белән беррәттән кирпеч заводына икътисадчы булып эшкә урнаштым. Әлфия белән бергә яшәгәнгә ул да, мин дә куанып бетә алмадык. Ләкин җиңел булды дип әйтә алмыйм, төннә­рен елап уздырган чаклар еш булды. Тик җырламаска дип карар иткәнсең икән, түз, эшлә, алга бар. Беркайда чыгыш ясамадым, бер генә банкетка да бармадым. Бермәлне банкетта җырлар өчен 120 мең сум тәкъдим иттеләр. Ә мин ул вакытта заводта 2200 сумга эшләдем. Ризалашмадым. Авыр иде. Сигез ай хезмәт хакын алмаган чаклар да булды, концертлар белән эшләгән акчаны кысып тоттык. Кешеләр дә күп булышты", - дип сөй­ләгән иде Вәсилә.

Матур гына яшиләр алар икәү­ләп, тормышларын җайлый­лар. Әмма көтмәгәндә генә язмыш тагын тез астына китереп суга Вәсиләнең. 2006 елда ул бердән­бер туганы Әлфияне югал­та. Сеңлесе 17 яшендә йөрәк авыруыннан вафат була. "Минем өчен дөнья бетте, аны җирләгәннән соң, ярты елның ничек узганын бөтенләй хәтер­ләмим. Ул вакытта динне өстән-өстән генә белгәнмен, ул чактагы фикерләрем өчен хәзер оят. "Ник миңа килде бу кайгы? Нигә тагын мин? Ник соңгы кешемне тартып алды?" - дип аптырадым. Тормышка шулкадәр ачулы, нәф­рәтле идем. Хәзрәт барысын да бик җиңел итеп аңлатты, тормыш икенче яктан ачылды. Мине акылдан язудан кешеләр арасына чыгу, концертлар оештыру гына коткарды. Аллаһы Тәгалә үзе этеп чыгарды сәхнәгә. Сеңлемне югалтудан соң оештырган концертлар мине яраткан кешем белән очраштырды. Бар нәрсә үзгәрде!

Аллаһ рәхмәте белән, авырлыклар аша узып, үз бәхетемне таптым. Илгиз белән танышуыбыз тормышымны үзгәртте, - дип, мәхәббәт тарихын сөйләп утырган иде безгә. - Әткәй-әнкәйле булдым, улым Кәрим белән өйдә утыру, аны тәрбияләү шундый ләззәтле, кызлар!"

Бәхетенә сөенеп, башкаларга да шуны тели иде. Ул бик бәхетле иде гаилә коргач... Кәримнән соң кыз бала алып кайту турында хыялланган. Аллаһ Тәгалә баланы якты дөньяга китергән, тик аны сөеп-назлап кына үстерергә насыйп булмаган Вәсиләгә. Бик кыска булды шул үзен бәхетле итеп тойган тормышы...

Бу язма Вәсилә рухына дога булып ирешсен. Аллаһы Тәгалә сабыйларын рәхим-шәфка­тен­нән ташламасын. Бу балаларны ярата, аңлый, җанын иркәли торган миһербанлы кеше табылсын, ятимлек ачыларын тоймый үссеннәр дип телибез. Бәхил бул, Вәсиләкәй, урының җәннәттә булсын!

Римма Бикмөхәммәтова

Ватаным Татарстан

Чыганак - матбугат.ру

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 января 2018 в 15:50
      Депутат кабул итә 2018 елның 31 гыйнварында 13 сәгатьтә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Яшел Үзән районындагы җирле бүлегендә  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров халыкны кабул итә.
      22
      0
      0
    • 23 января 2018 в 14:42
      Энә дә – бүләк Мулла Илендә яшәүче  Мансур Насыйбуллин озак еллар Тольяттида гомер итсә дә, район хәлләре белән кызыксынып тору өчен “Яшел Үзән”гә языла.
      30
      0
      0
    • 23 января 2018 в 13:40
      200 һәм 2000 сумлык купюраны кабул итмәгән өчен 50000 штраф түләтәчәкләр 200 һәм 2000 меңлек купюралар, сирәк булса да, халык арасына чыкты. Кайберәүләр, әлегә сирәк күренгән купюраларны интернет аша кыйбаткарак бәягә сатарга тырышалар. Ә кайбер сатучылар, киресенчә, яңа номиналлы акчаны кабул итәргә теләмиләр.
      36
      0
      0
    • 23 января 2018 в 12:06
      Гел хыянәт Яңа ел бәйрәмнәренең озын булуы берәүләрнең кунакка иркенләп йөрер­гә, берәүләргә эшсезлектән эш эзләп йөрү генә. Нигә кирәк шулкадәр ял көне?!
      49
      0
      1
    • 23 января 2018 в 10:42
      Гендиректор Техмаша Владимир Лепин посетил POZIS В рамках рабочего визита в Татарстан компанию POZIS (АО «ПОЗиС»), входящую в Госкорпорацию Ростех, посетила делегация топ-менеджмента концерна «Техмаш» во главе с генеральным директором Владимиром Лепиным. Это первое знакомство руководителя холдинга с зеленодольским заводом.
      33
      0
      0
    • 22 января 2018 в 19:57
      Татарстанда буран өч көн дәвам итәчәк Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә.
      52
      0
      0
    • 22 января 2018 в 18:46
      “Яшел Үзән” бүләк өләшә Газетабызга 2018 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатачакбыз дигән идек. Сүзебездә тордык. Җирәбә нәтиҗәсендә билгеләнгән җиңүчеләрнең исемлеген “Яшел Үзән”ебезнең узган җомга санында бастырып та чыгардык.
      78
      0
      0
    • 22 января 2018 в 17:22
      Яшел Үзәндә яшәүчеләрне һәм кибетләрне талаучы тотылды Видеокүзәтү камералары Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оперативникларына серияле талаучыны тоткарларга ярдәм итә.
      76
      0
      0
    • 22 января 2018 в 16:26
      Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими, дип кисәтә синоптиклар.
      59
      0
      0
    • 22 января 2018 в 15:36
      Бәйге тәмамлана Традиция буларак Яшел Үзән районы башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына ел саен үткәрелә торган “Безнең йортта – Яңа ел” дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек. Конкурс ахырына якынлаша.
      74
      0
      1
    • 22 января 2018 в 14:40
      Илсөя Завилейская: “ Киләчәктә дә бергә булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!” “Яшел Үзән” бүләкләр өләшә башлады.Ни кызганыч, бүләкләрне лоторея уйнаткан кебек кенә уйнаттык шул, газетага язылучыларның барысына да бүләк алырлык хәлебез юк. Кызганыч, күпчелек шулай аңлаган булып чыкты.
      74
      0
      1
    • 22 января 2018 в 13:32
      Бүгенгә ТНВ каналы тапшырулары вакыты Күпсанлы укучыларыбыз соравы буенча
      65
      0
      0
    • 22 января 2018 в 13:10
      КЛАРА ФИЛИППОВА: "МИН КАРШЫ ТҮГЕЛ!" Мин, һич тә, каршы түгел.  Кисен татар кызы калфакны! Зурласыннар тарихыбызны, оныттырмыйк яшьләребезне!
      66
      0
      0
    Реклама
    • 23 октября 2017 в 14:24
      Защити себя!
    • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
    • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
    • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
    • Бакырчыда каз өмәсе
    • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
    • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
    • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
    • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
    • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
    • 1 ноября 2017 в 10:53
      БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
    • 20 января 2018 в 20:27
      Мулла Иле егете бит ул! Узган елның декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәре һәм районының 50 сәләтле укучысы музыка театрының колонналы залында башлык Александр Тыгин белән очрашты. Мондый бәхет республика, бөтенроссия буенча фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, билгеле спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан балаларга елмайды. Башкаларга үрнәк булып торган укучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
      156
      0
      4
    • 22 января 2018 в 11:41
      Фаҗига артыннан фаҗига: биш бала ятим Гаиләдә бу икенче фаҗига – бер ел элек әтиләре ДТПда һәлак була.
      145
      0
      0
    • 20 января 2018 в 18:40
      «Бакырчымда таңнар ата» Әй, Бакырчым, минем туган җирем, Тирә-якта сиңа тиңнәр юк! Туган авылының чын патриоты, аның әле бик күп гасырлар яшәвен бар булганы белән теләп, киләчәге, язмышы өчен ихлас борчылучы шәхес, бакырчылы Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип тирән мәгънә салынган исем астында 287 битле китабы яңа гына табадан төшеп, дөнья күрде.
      132
      0
      1
    • 20 января 2018 в 15:26
      Күңелемдәгесен әйтәм Идел катса да, шатлык китермәде. Авылга барыбер юл кыскармады. Боз кичүе - бер якка 170 сум. Артык кыйммәт. Әйләнгечтән кайтырга туры киләчәк.
      123
      0
      2
    • 20 января 2018 в 09:52
      Урамда – кыш... Чана, чаңгы шуар чак Спорт белән шөгыльләнү бүген, чынлап та, модада. Элек тә чаңгыда, тимераякта шуа, хоккей уйный идек инде, диярсез. Шулайдыр да, тик бүген авылларда, берсеннән-берсе күреп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылучыларның көннән-көн артуы үзенә бер күңелле. Авылны һич кенә дә кышкы йокыга талган дип әйтеп булмый, җәмәгать. Киресенчә, кичен салада икенче тормыш башлана гына әле.
      112
      0
      0
    • 21 января 2018 в 17:40
      Тоташ моңнан гына тора Яшел Үзәнне җырчылар ярата, бер-бер артлы килеп кенә торалар. Берсенең дә хәтерен калдырмый райондашлар – тамашаларга ябырылып килә. Әле бер концертны да калдырмаучы тамашачыларны да беләм мин.
      107
      0
      0
    • 21 января 2018 в 19:59
      Бүләкләр уйнатылды, йә, җиңүчеләр кем? Подписка бәясе артуга карамастан, быел да безнең белән яңа елга аяк баскан укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык. Бу – матур традицияләребезнең берсе. Без инде гади генә район газетасы редакциясе буларак, сезне әллә нинди зур, кыйммәтле призлар белән кызыктыра алмыйбыз. Шулай да, энә дә бүләк, дөя дә диләрме әле, эш аның кыйммәтендә түгел. Шөкер, мул тормышта яшибез, барысы да бар һәм берәүне дә берни белән дә кызыктырып булмый бүгенге көндә. Ә көтмәгәндә бүләк отып кую үзе бер күңелле һәм рәхәт бит ул.
      87
      0
      0
    • 20 января 2018 в 08:40
      Дмитрий Рогозин: «Без сезнең эштән канәгать» А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 22160 проектындагы патруль корабле сериясендә алтынчы корабльгә нигез салу тантанасы булды.
      85
      0
      0