Яшел Үзән

Бүген юеш кар һәм яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген, 10 апрельдә, республика буенча юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Көндез җил көчәя - көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк.

Татарстанда уртача һава температурасы көндез 3-8 градуска кадәр җылы булыр, дип фаразланыла.

10 апрельдә Казанда болытлы һава, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Көндез 6 градуска кадәр җылытачак.

11 апрель төнендә болытлы һава, юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: