Яшел Үзән

Бүген явым-төшем көтелми

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткергән фаразларга караганда, бүген - 26 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми.

Бүген көндез Татарстанда 22-27 градуска кадәр җылытачак. Республиканың барлык районнарында да уртача һава температурасы бер төрле булачак.

Казанда шулай ук явым-төшем күзәтелми. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 25 градуска кадәр җылыта.
27 майга каршы төндә Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы 10-15 градус җылы булыр, дип фаразланыла.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: