Яшел Үзән

Бүген яшенле яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фараз җиткерде.

Бүген, 22 сентябрьдә, республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Көннең беренче яртысында, аеруча иртәнге сәгатьләрдә, яшенле яңгырлар да көтелә. Җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар.

Көндезге һава температурасы чагыштырмача җылы булачак: Татарстанда - 15-20 градус.

23 сентябрьгә каршы төндә яңгыр ява, һава температурасы 6-11 градус җылы булачак.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: