Яшел Үзән

Бүген Яшел Үзәндә Бөтенроссия "Иң яхшы татар теле hәм әдәбияты укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы башланып китте

Бәйгедә мәктәп этабын уңышлы узучы укытучылар катнаш: 5нче гимназиядән Радик Гатауллин, 1нче лицейдан Ләйсән Закирова, 7нче мәктәптән Ләйсән Хисаметдинова, В. В. Карпов исемендәге лицейдан Лилия Мансурова.

Укытучылар өч көн дәвамында дәресләр, мастер-класслар, сыйныф сәгатьләре күрсәтә. Муниципаль этапта җиңүче укытучы зона этабында катнашачак.
Уңышлар телик әле, педагогларыбызга!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: