Әлеге имтиханнар мәҗбүри сынаулардан саналмаса да, нәтиҗәләре шушы фәннәрне сайлап алган укучыларга югары уку йортларына керү өчен кирәк. Ил буенча Россия тарихыннан 160 мең укучы имтихан тапшыра, информатика фәненнән белемен сынаучылар - 64 мең, ә биология буенча - 143 мең. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле булырга тиеш.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.