Яшел Үзән

Бүген Татарстанда яшеннәр көтелә

Бүген - 23 майда, аязучан болытлы һава көтелә.

Республика буенча урыны белән яшеннәр, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Төнлә урыны белән бераз яңгырлар явып узачак. Көндез кыска вакытлы яңгыр.

Төнлә 8-13 градус, көндез 18-23 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Чыганак - матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: