Яшел Үзән

Бүген Татарстанда бозлавык булуы көтелә

Татарстанда вакыты белән кар, урыны белән буран булуы фаразлана.

Бүген Татарстанда көчле бозлавык көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар, урыны белән буран булачак. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы -5..-10º; көндез -2..-7º градус. Юлларда бозлавык.  

 

«Татар-информ»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: