Яшел Үзән

Бүген кыска вакытлы яңгырлар көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар булу ихтимал. Юнәлеше көньяк-көнбатыштан, соңрак төньяк-көнбатыштан булган талгын җил исәчәк.

Һава температурасы төнлә - 11-16, көндез - 20-25 градус җылы булачак.
5 августка каршы төндә явым-төшем көтелми, 10-15 градус җылы булуы фаразланыла, дип хәбәр итә интертат.ру сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: