Яшел Үзән

Бүген җилнең көчәюе көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 апрельдә, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә.

Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Көн дәвамында аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Синоптиклар фаразлавынча, көндезге һава температурасы Татарстанда - 16 градус җылы булачак.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: