Яшел Үзән

Бүген дә сафта

«Почет билгесе», «Хезмәт Кызыл Байрагы» һәм II дәрәҗә «Ватан сугышы» орденнары кавалеры, «Сугышчан батырлыклары өчен», «Германияне җиңүе өчен» медальләре иясе Николай Лазарев тумышы белән Лаештан.

Тик язмыш җилләре аны, Бөек Ватан сугышыннан соң, тыныч тормышта хезмәт юлын дәвам итәр өчен, Яшел Үзәнгә китерә. Гомуми 55 еллык хезмәт стажының 49 елын ул Серго исемендәге заводта эшләп, лаеклы ялга чыга. Ә бу көннәргә кадәр әле дәһшәтле еллар аша узасы бар...
Сугыш башланганда Николай Петрович Казанның химия-технология институтының сугыш кирәк-яраклары факультетында белем ала. Аннан студентларны армиягә алмый торган булсалар да, яшь егетнең ватанпәрвәрлек хисе бик көчле була - ул үзе теләп фронтка китә һәм Вольск авиация мәктәбенә эләгә. Аннан соң, 1942 елда 621 штурмлаучы авиаполкта «ИЛ-2» самолетына беркетелә. Әлеге полкның фронтта күрсәткән батырлыклары дошманнарны җиңүдә хәлиткеч роль уйный. Бигрәк тә, 5 июльдән алып 21 августка кадәр барган Орловск - Курск сугышыннан соң фашистлар армиясе хәлсезләнә. Брянск тирәсендәге Десна елгасы янында солдатларның күбесе тиф белән авырый, шул исәптән Лазарев та. Терелгәннән соң, пехотага җибәрүләрен сорый, тик андагы полк командиры аның авиация­дәге мактау билгеләрен күреп, кабул итми. «Син авиаци­я­­­­дә кирәгрәк», - ди. Бик сорагач, танкларга каршы коралларның командиры итеп билгеләнә. Дошманнар чигенгәндә совет армия­сенә зыян салырлык нокталар, засадалар калдыралар. 1944 елда, шундый бәрелешләрнең берсендә, Николай, яраланып, госпитальгә эләгә һәм кабат фронтка җибәрелми.
Сугышта, кулы аркылы меңәрләп узган 184 тамгалы патроннар, боеприпасларның ышанычлы булуын мактаган егетнең, тыныч тормышта хезмәт юлының өлеше нәкъ менә шул тамгалы сугыш кирәк-яракларын ясауга китәчәге, әлбәттә, ул вакытта башына да килми. 1947 елда, химия-технология институтын тәмамлагач, аны Серго заводына юллыйлар. Берничә ел 15нче цех начальнигы булып эшләгәннән соң, 1950 елда Совет контроль комиссиясе янына хәрби эксперт буларак - ГДРга, соңрак, 1955 елда Венгрия­гә җибәрелә. Шул ук елны заводка кире кайта һәм 1991 елга кадәр цех начальнигы вазифасын башкара. 1959 елда чыга башлаган, барыбызга да таныш «Мир» суыткычына да исемне ул биргән, аның инициативасы белән сифон җитештерелә башлый, аның җитәкчелегендә заводның яңа корпусы эксплуатациягә тапшырыла. Лаеклы ялда да тик ятмый хөрмәтле ветеран: ул - Ветераннар советының актив әгъзасы, 11нче мәктәп отличникларына шәхси пенсиясеннән ел саен 30000 сум акча бүләк итә.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: