Яшел Үзән

Бүген бераз кар явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда көндезге һава температурасы 3-8 градус салкын булачак., дип фаразлый синоптиклар.

Чыганак - интертат.ру.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: