Яшел Үзән

Безнекеләр Пермьдә

Июльнең беренче якшәмбесендә Яшел Үзән делегациясе Россия Федерациясе төбәкләренең берсендә - Пермьдә Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә катнашты. Җитәкчеләр киңәшмәсендә күрсәтелгән видеороликтан мәгълүм булганча, безнең районның үзешчән сәнгать осталары бик әйбәт чыгыш ясаган. Бу хакта «Норлат зонасы клублар берләшмәсе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Шәүкәт Миңнуллин хәбәрчебезгә менә нәрсәләр сөйләде. - Безнең муниципаль...

Июльнең беренче якшәмбесендә Яшел Үзән делегациясе Россия Федерациясе төбәкләренең берсендә - Пермьдә Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә катнашты. Җитәкчеләр киңәшмәсендә күрсәтелгән видеороликтан мәгълүм булганча, безнең районның үзешчән сәнгать осталары бик әйбәт чыгыш ясаган.
Бу хакта «Норлат зонасы клублар берләшмәсе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Шәүкәт Миңнуллин хәбәрчебезгә менә нәрсәләр сөйләде.
- Безнең муниципаль район делегациясе соңгы елларда Россиянең татарлар тупланып яши торган байтак шәһәрендә һәм районында Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә катнашып килә. Түбән Новгородта, әйтик, без ике мәртәбә бәйрәм үткәрүдә катнаштык. Быел менә Урал таулары итәгенә сыенып урнашкан Пермь шәһәренә юллама бирелде.
Безнең район делегациясеннән тыш, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән һәм Уфаның үзеннән зур делегация килүен әйтергә кирәк. Бүтән төбәкләрдән дә бар иде делегацияләр. Без 60тан артык кеше идек. Үзебез автобус белән барсак, «Татар авылы»на дигән материалларны зур йөк машинасы китерде. Бәйрәм табигатьнең гүзәл җирендә - ипподромда үткәрелде. Иң беренче нәүбәттә, Пермь халкының кунакчыллыгын билгеләргә кирәк. Юмартлыгын һәм якты күңелле булуын. Һәрхәлдә, безнең сәхнә яныннан һәм «Татар авылы» почмагыннан кунаклар өзелеп тормады. Безнең артистлар башкарган җырларны бик ошаттылар һәм безгә кушылып үзләре дә җырлады. Сәхнәбезгә Пермь татарлары менеп җырлаганда без аларга кушылдык. Пермьнең рәсми делегациясе дә, безнең «Татар авылы»на килеп, хәлебезне белешеп, татарча бер-ике сүз алмашып, безнең табыннан сөтле чәй белән сыйланып китте. Чәкчәкне бик яраттылар. Җирле халыкның сөйләм теле, бераз акцентны исәпкә алмаганда, безнең татар әдәби теленнән әллә ни аерылмый.
Пермь - Россиядә миллион халкы булган шәһәрләр исемлегенә керә. Биредә татарлар, руслардан кала, икенче урында. Шәһәрдә 40 меңнән артык татар яши. Мәчетләре, татар телендә нәшер ителүче газеталары булу биредә татар теленә ихтыяҗ булуын дәлилли. Пермь электроэнергетика, нефть һәм газ эшкәртү, машина төзелеше, химия, нефтехимия, агач эшкәртү, полиграфия һәм азык сәнәгате белән данлыклы. Шул ук вакытта анда сәнгатькә игътибар зур. Театрлар, филармония, атаклы балет училищесы булу моның ачык мисалы. Вакыт тар булу сәбәпле, Пермьнең истәлекле урыннары буйлап йөрергә мөмкин булмады, әмма биредә яшәүче халык турында күңелдә бары тик якты хатирәләр генә калды. Сабантуйда исерекләр дә, тәмәке пыскытып йөрүчеләр дә, гомумән, тәртип бозучылар күзгә ташланмады. Тыгыз эш атнасыннан соң, халык рәхәтләнеп, нәкъ безнеңчә, җырлап-биеп, матур итеп, бездән аермалы буларак, кичке сигезләргә кадәр ял итте. Музыка уйнап торган чакта беркемнең дә мәйданнан китәсе килмәде.
Әлифел Таразова әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: