Яшел Үзән

«Безнең яшьлекне сагынырлык түгел»

Шырданга килеп, авылның иң өлкән кешеләренең берсе Мәрьям әби Гайнетдинованы күрми китсәк, бигүк дөрес булмас иде.


Татар әбиләре дигәндә, минем күз алдына нәкъ менә Мәрьям әби кебек образ килеп баса. Ак яулыгын килешле итеп бәйләгән, сабыр, сөйкемле, тәмләп кенә сөйләшә. Тәрәз төпләрендә яран гөле чәчәккә күмелгән, җыйнак кына өенә узабыз. Ә ул безне күптән көткән кунаклар кебек елмаеп каршы ала. Тиздән 91 яшен тутыручы бу бик тә мөлаем әбекәй барын да аңлап сөйләшә, хәтеренә күзләр генә тимәсен.
- Яшьлекне сагынсаң да кайтмый инде ул. Иң гүзәл чагыбыз авыр заманга эләкте шул, балам. Аякта - чабата, ашарга черек бәрәңге. Менә шул безнең яшьлек, аны сагынырлык та түгел.
40 елдан артык фермада сыер сау­ган Мәрьям әбигә заманында нинди генә авыр эшләрдә бил бөгәргә туры килми. Буа ягында окоп та казый, 15 кенә яшьлек булса да, сыерын да җигә. Болар берсе дә эзсез югалмый, бүген Мәрьям әби аяк-куллары сызлаудан интегә. Бар зары менә шул. Ә болай тормышына канәгать булып, пенсиям җитә, дип шөкер итеп яши.
- Сугыштан соң кияүгә чыкмадым, җүнле кеше очрамаган күрәсең. Бүген исә апамның кызы кайтып карап йөри, мунча кертәләр, бик риза, - ди ул.
Шулай ук әбинең вак-төяк йомышларын үтәргә Диләрә Зиннурова да килеп йөри. Кирәк чакта керен дә юа, кан басымын да үлчи, һәрьяклап ярдәм итеп тора. Берүзе генә яшәсә дә, ялгыз түгел ул. Олы кеше өчен шунысы бик тә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: