Яшел Үзән

Бездә үскән Роза

«Яшел Үзән» газетасында матур-матур хикәяләре, гыйбрәтле язмалары, үз авылының уңган, булган, кызыклы язмышлы кешеләре турындагы мәкаләләре белән күренеп килгән Мулла Иле авылы кызы Роза Хәмидуллина-Гыйззәтуллина хезмәт юлын бездән - район мәдәният бүлегеннән башлаган иде. Әле дә хәтерлим: Роза безгә эшкә килгәч, ул вакыттагы мәдәният бүлеге мөдире Әслах Нурлыгаянович Баязитов аны...


«Яшел Үзән» газетасында матур-матур хикәяләре, гыйбрәтле язмалары, үз авылының уңган, булган, кызыклы язмышлы кешеләре турындагы мәкаләләре белән күренеп килгән Мулла Иле авылы кызы Роза Хәмидуллина-Гыйззәтуллина хезмәт юлын бездән - район мәдәният бүлегеннән башлаган иде.

Әле дә хәтерлим: Роза безгә эшкә килгәч, ул вакыттагы мәдәният бүлеге мөдире Әслах Нурлыгаянович Баязитов аны безнең белән - булачак хезмәттәшләре белән таныштыра башлады. Яшь буенча да, тәҗрибә буенча да иң өлкәне мин булгач, танышуны миннән башлап: «Бу - Сәрия апаң арада иң тәҗрибәлесе, сорауларың булганда, аңа мөрәҗәгать итәрсең, ул сиңа нинди вазифалар йөкләнәсен хәзер аңлатыр», - диде. Әслах Нурлыгаянович таныштырып, үзенең эш бүлмәсенә кереп китүгә мин «Сәрия, Сәрия-малайга» әйләндем. Яшь аермасы 10 ел булса да, хәзергә кадәр Роза өчен мин - Сәрия. Ул шулай мине үз тиңе итте, яшәртте.
Аралашучан, гади, күпне белергә, күп нәрсәгә өйрәнергә теләве, кызыксынучан, ярдәмчел, булганын бүлергә әзер булуы, үпкәли белмәве, ачу сакламавы, сүз йөртмәве, шул ук вакытта үз бәясен белүе, һәрнәрсәгә үз фикере, карашы булуы белән Роза коллективка бик тиз кереп китте.
Иң беренче көннәрдән үк районга мәдәният учаклары, хезмәткәрләре белән танышырга чыгып китте. Авыл кызы булгангамы, районга чыгуны Роза бик ярата иде. Ул мәдәният йортларының эшен, нинди чаралар үткәрүләрен, үзешчән коллективларны барлап кына калмыйча, турыдан-туры методик ярдәм дә күрсәтте, кирәк булса, сценариен да язды, шул арада үзе дә катнашты. Аның һәр авылда танышлары, дуслары барлыкка килде.
Шәһәрдә ул «Чулпан» вокаль ансамбленә йөрде, татар халык театрында уйнады. (Бар иде заманнар. Кайчандыр шәһәребездә татарлар да яшәгәнлеге сизелә иде. Сагынып сөйләргә генә калды).
Роза табигате белән тыныч кеше, тавышын күтәреп тә сөйләшми, кисәтүләрне, эшендә хаталар җибәрсә, бик тиз генә, каршы әйтмичә төзәтеп тә куя иде. Әгәр дә иҗади эш белән шөгыльләнсә, документлар тутырып утырса, аның бар икәнен дә сизми идек. Тыныч кына, шыпырт кына эшләп утырыр. Мин андый кешеләрне «мыштым» дим. Менә шул «мыштым», тыйнак Розабыз тора-бара үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы белән шәхси тормышында, эшендә уңышларга ирешеп, яңадан-яңа үрләр яулап, безнең барыбызның да «борынына» чиртте, барысына да өлгерде.
Эшләвенең беренче елында ук Алабуга мәдәни-агарту көллиятенә читтән торып укырга керде. Үзе белән районның 4 мәдәният хезмәткәрен дә ияртте. Һәркайсы көллиятне уңышлы тәмамлады. Йөргән егете бар иде, бик ышанычлы булмадымы, авылга кайтасы килмәдеме, аны калдырып, үзләре авылы егете, Чаллыда эшләүче Рәфкатькә кияүгә чыкты да шунда китеп барды. Рәфкать, гомер буена Розаны аңлап, аңа булышып, терәк булып яши. Кулыннан килмәгән эше юк. Өйләрендәге җиһазлар барысы да үз кулы белән ясалган. Үз бизнесы бар.
Роза Чаллыга киткәч, аны бик юксындык. Авылларга гел йөреп торучы, һәрбер эшне карусыз, төгәл башкаручы, әле язучылар белән очрашулар оештыручы, әле агитбригадалар белән чыгыш ясаучы Розасыз калдык.
Ул Чаллыда китапханәгә эшкә урнашты. Бер-бер артлы ул белән кыз алып кайтты. Роза Чаллыга китеп урнашкач, Чаллы юлына чүп төшермәдек. Чаллы сабан туена да «бер көтү» бардык әле.
Гаилә корып, балалар тугач, Розаның тагын яңа сыйфатлары ачылды. Ул бәйләргә, тегәргә остарып китте, аш-суга осталыгын әйткән дә юк.
Балалары мәктәп яшеннән чыгып, югары уку йортларында укый башлагач, безнең Розабыз үзе дә Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамлады. Ә диплом эшен тулыландырып, үзебезнең як тарихына багышланган «Сиңа илтә юлларым» дигән китап бастырып чыгарды. (Финанс ягын ире кайгыртты). Ә быел Казанда китапханә эше менеджментлыгына укып бетерде.
Кечкенә генә буйлы, бөтерчек кебек тере, бик сөйкемле Розаның җәмәгать эшләре дә санап бетергесез, ничек кенә өлгерә икән ул аларга, шаккатам. Шул ук вакытта сокланам. Шулкадәр дә кешеләрне, тормышны, якыннарын яратыр икән. Әле ул, 2004 елда «Ел хатын-кызы» бәйгесендә катнашып, «Ел китапханәчесе» номинациясендә җиңеп чыкты.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен дә җитәкли Роза. Түгәрәк әгъзаларының шигырь-хикәяләрен бергә туплап, җыентык итеп бастыруы - аның зур хезмәте. Чаллыда татар дөньясын бергә җыярлык мәдәни чаралар атна саен диярлек үтә (нәкъ бездәге кебек). Андый кичәләрне оештыруда башлап йөрүче дә Роза. Чаллы язучыларының биографик белешмәсен туплап чыгаруны да ул башлап җибәрә. Үзәк китапханә каршында «Әдәбият музее» оештыруга зур өлеш кертүен, аның җитәкчесе булуын да әйтеп үтәсе килә. 2008 елда музей проекты Татарстан хөкүмәте грантына лаек булды.
Ә бит әле Роза ир хатыны да, әни, дәү әни. Минем аларның шәһәрдәге өч бүлмәле фатирында да, шәһәр читендәге коттеджларында да булганым бар. Һәркайда тәртип, чисталык, пөхтәлек. Бакчада - чәчәкләр, җиләк-җимеш. Яшелчә уңышы искитәрлек була. (Татарстан телеканалы узган ел алар бакчасыннан сюжет күрсәтте). Роза шул уңышлардан банка-банка кайнатма, компот, салатлар ясый. Хезмәттәшләрен сыйлый, туганнарына өләшә.
Әле төп хезмәте, җәмәгать эшләреннән тыш, Роза, Чаллыдан кадәр кайтып, үз хисабына ял алып, әнисе Фәһимә апаны да тәрбияләде, хәзер шулай ук ай саен әтисе Галимулла абый янына кайтып, атналар буе торып китә.
Рәфкать белән Розаның балалары да мөстәкыйль, тәртипле, тәрбияле, хезмәт сөючән булып үсте. Рәмис гаиләсе белән Чаллыда тора. Раилә, Мулла Иле авылы егетенә кияүгә чыгып, Яшел Үзәндә яши. Бик уңган килен - тегә, чигә, бәйли, пешерергә оста. Каенанасы: «Роза кодагый барысына да өйрәткән», - дип мактап бетерә алмый.
Менә шулай итеп, безнең «мыштым» Розабыз үзенең түгәрәк датасына күркәм уңышлар белән килә. Ирешелгәннәре белән генә канәгать калмас, безне сөендерер, гаҗәпләндерер эшләре алда дип ышанасы килә.
Сөйләшкәндә Розаның бик еш куллана торган сүз тезмәсе - Аллаһка тапшырдым.
Роза, сине юбилеең белән котлап, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, иҗатыңда, хезмәтеңдә уңышлар телим. Безнең газетаны укучыларны матур эчтәлекле, мәгънәле язмаларың белән куандырып тор. Үзең әйтмешли, Аллаһка тапшырдык. Алда әле сине бөек эшләр көтә.
Ә юбилейга тагын «көтүебез» белән барабыз.
Сәрия Гайфуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: