Яшел Үзән

Бездә хәзер ялкаулык көчле

Кая китте тырыш, хезмәт сөючән авыл кешесенең ишек алды тутырып мал-туар асраган вакытлары?! Эре терлек турында сүз дә юк, кош-кортлар тотучылар да бетеп бара. Күкәйне дә шәһәр кибетләреннән сатып ала хәзер сала агае.

Авыл өйләрендә кырт-кырт килеп, ишек алдын пыр китереп чебиле тавык йөрер иде, ун чеби чыгарса - бик әйбәт инде. Хәзерге балаларга чеби саклыйсы да юк, матур сары йомшак йомгаклар бик сирәк күренә. Тавык бастырып, чеби чыгартып, аның үскәнен көзгә кадәр көткәнче - кибеттән әзерен, зурысын сайлый-сайлый аласың...
Авыл күлендә ник бер каз-үрдәк булсын?! Әй, бар иде бит ул казлар йомырка салыр чакны көтү, өйгә каз керә-чыга йөри, йомырка сала. Аны күз карасыдай карап, номерлап барып, җылы урында саклап тотулар. Аннан ана каз басарга утыра. Өйдә каз тавышы ярый, ә казга тавыш ярамый. Ул төнгә ничә чыга, керә? Ә йомыркалар борынлый башлагач, бәбкә изелмәсен, каз ялгыш чукымасын, дип, саклау, чыккан бәбкәне тизрәк җылы иске бүреккә салу. Бәбкәләр чыгып беткәч, ана казны беренче мәртәбә бәбкәләре белән чирәмгә чыгару. Ата казның ул чактагы кыланмышларын карап торсаң, ис китәрлек: бәбкәгә якын җибәрми, ысылдый, таларга тора. Бәбкәләр өчен ата-ана казның никадәр кайгыртучанлыгын күрү - хәзер берсе дә юк бит. Шәһәр баласы димим, мондый галәмәтләрне хәзер авыл баласы да күрми. Каз саклау, күлгә илтү, алып кайту - балалар өстендә иде бит. Хезмәтеннән дә, җаваплылыгыннан да, рәхәтеннән дә мәхрүм балачак!
Ә хәзер! Көзгә кадәр инкубаторда чыгып, кош фабрикасында үстерелгән әзер казларны барып сатып алып кайтасың да, суеп йолкыйсың. Аңа да иренсәң, базарда килосы 350 сумга үскән, чистарткан каз түшкәсе - әзере 1000-1200 сумга төшә. Ә авыл күленә каз-үрдәкләр түгел, бакалар хуҗа. Әле ярый аларны хөкүмәт үстереп сатмый, бака тавышы да ишетә алмас идек.
Авылның кечкенә генә күленә никадәр каз-үрдәк төшә иде, үрдәкләрне казлар куркыта, ял итәргә беришләре күл кырыена чыгып яталар. Көзгә таба казлар каурый-мамык койганда Хисами Сарасы: «бер мендәрлек була язды инде», - дип, күл читеннән каз мамыгы җыя иде. Мендәрлек булмаса да, җыйган бит. Әрәм булып ятмасын, ярап куяр, дигәндер. Юклыкны күргән буын кешесе, каз мамыгын да урамда аунатмый иде шул.
Ул чорда түшәк-ястык-мендәрләр әбиләрдән калганы да ярый иде. хәзер шулар аллергия бирә, диләр. Үзең каз асрап, ун бәбкә үстереп, йолкып, мамыгыннан бер мендәр ясап кара әле син! Аллергия бирерме икән мендәр?
Бездә хәзер ялкаулык аллергиясе, рәхәт дөньяда яшибез. Әби-әниләребез хезмәтен, яшәгән чорны зур хөрмәт белән искә алсак иде.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: