Яшел Үзән

Без әтисез үстек

Берничә җөмлә белән мәрхүмә әниемнең без кечкенә вакытта сөйләгән җан өшеткеч сүзләрен язып үтәсем килә.

Әни әтине сугышка 1941 елның 1 июлендә озата. Ул вакытта апама - 5, миңа 1 яшь кенә була. Әтиләрне вагоннарга урнаштыра башлагач, апамның елап өзгәләнүен әнием еш искә ала торган иде. Бу сүзләре белән ул минем апама карата ихтирамлы булуымны теләде. Ә аның үзенә исә бу вакыйга турында искә төшерми торган иде. Ул чакта апам өзгәләнгәндә аны күреп шул тирәдәгеләр дә елаган. Шул озатудан соң безгә әтине башка күрергә насыйп итмәде Ходай. 1942 елның октябрендә әтинең үлгән хәбәре генә килгән. Әни һәм апам өчен тагын бер өметсезләнү һәм кайгы булган.
Еллар узды, без дә, абалана-абалана бераз үсеп, әнигә булышырлык хәлгә җиттек. Вакыт үтү белән әниебез авырый башлады. Сугыштан яраланып кайткан әнинең энесенә дә дәваханәләрдә бик озак дәваланырга туры килде. Без бабай (әнинең әтисе) тәрбиясендә калып, тормыш әчесен күп татыдык. Апам миңа бик нык булышты. Мин аңа мең-мең рәхмәтлемен. Ул үзе авылны, авылдашларын яратканга күрә, шәһәргә китмәде, шунда төпләнеп калды, гомер буе әтине сагынып яшәде. Хәзер ул Төмән өлкәсендә кызы-кияве һәм оныклары тәрбиясендә яши.
Мин боларны тормыштан зарланып язмыйм. Вакыты ул түгел. Хәзер ни теләсәң, шул бар, кибетләргә керсәң дә, кая карарга, ни алырга белмисең. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләгән елда сугыш кырында ятып калган әтиебез, үзебезнең дә әтисез узган гомеребез турында азмы-күпме уйланулар инде ул. Сугышлар булмаган булса, бәлки, без дә башка төрле яшәр идек. Балаларыбызны, оныкларыбызны шундый авыр көннәр читләтеп узсын. Без күргәннәре дә җитәрлек булды.

Фәрдүнә Хатыйпова.
Кече Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: