Яшел Үзән

Без тагын бергә!

Исәнмесез, «Яшел Үзән»нең тугры укучылары, хәерле көн, газетабызның яңа дуслары! Быел да безнең белән калуыгыз өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

2015 ел «Яшел Үзән» газетасы өчен аеруча истәлекле ел - 27 сентябрьдә дөнья күрә башлавына 20 ел тулачак. Ике дистә ел элек, милли күтәрелеш елларында зур авырлыклар һәм үҗәтлек белән ачылган газетага вакытлыча күренеш итеп кенә караучылар булса да, меңнәрчә укучыларыбыз, милләттәшләребез газетага тугры кала бирә. Редакция коллективы да тырыш хезмәте белән күпсанлы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үз урынын тапты, республикада узып торучы төрле бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңүче булып, абруй казанды.

Киләчәктә дә татар халкының рухи һәм мәдәни үсеше өчен бергә көч куеп, һәр яктан мәгълүматлы, димәк, тормышның уңай һәм тискәре күренешләренә нык әзерлекле, фикерле кешеләр булып яшәсәк иде.

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Илсөя Завилейская,

«Яшел Үзән» газетасының

баш мөхәррире

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: