Яшел Үзән

Без кайтырбыз, Әнкәй, син көт кенә!

Әни, әнкәй, әнием. Дөньядагы бердәнбер, иң кадерле, иң татлы сүз ул. Бу сүзләрне әйткәндә дөньялар яктырып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшь килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз.

Әниле кеше - бәхетле кеше ул. Минем дә ямьле бәйрәм алдыннан газиз кешем, Әрә авылында яшәүче әниебез Флюра Сабирова турында язасым килә.
Әгәр өйдә әни әкрен генә көйләп-җырлап йөрсә, дөньябыз түгәрәк. Димәк, йортта, илдә тынычлык, иминлек, бөтенлек. Әниебез моңайганда керфек очларында яшь тамчылары күрсәк, сагаеп калабыз. Димәк, дөньяда хәвеф бар. Без аякка басып, тәпи атлап киткән көннән башлап ашыгабыз, кабаланабыз. Кайчакларда тукталып, әниләребезне искә төшерергә, «Саумы, исәнме, әнием!» - дип шалтыратып әйтергә вакыт таба алмыйбыз. Әниләребез өчен тынычлык­та яшәүдән дә зуррак бәхет, баланың сөенечле тавышын ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр. Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын инде сезгә! Сезнең өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Әниләр һәрвакыт яхшылык кына тели, изге догаларында баласына бәхет сорый.
Без туган авылыбызга еш кайтырга тырышабыз. Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына дәшәсең. Күзеңдә - сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп шатланасың. Гел эшләп торырга гына күнеккән кулларыңны, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең. Чишмәләрнең салкын суында керләр чайкаган куллар бит ул. Идән юган, сәдәф таккан, шәл, оек бәйләгән куллар... Кичләрен, күзлегеңне борын очына элеп аласың да газета караштырасың. Шуннан бер-бер яхшы сүз, гыйбрәтле вакыйга тапсаң, безгә дә укып калырга ашыгасың. Әле менә күптән түгел кабакның файдасы турында кат-кат укыдың, быел да кабакларың уңышы, һәр елдагыча, зур булды. Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүендә дә бит.
Кызыклы хәбәрләр укыганда, иреннәреңнең елмаеп киткәнен күрәбез. Син кычкырып көлә дә белмисеңдер шикелле. Арган кулларыңа хәл кертәсе, агарган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. Син тәрбияләгән тыйнаклык кына әнә шул теләкләрне тыеп тора, әмма, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөю хисен сиздерәсе килә. И әни... Без дә - үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте китми.
Кыш якынлаша. Ак кар бөртекләре күңелләрегезгә аклык булып яусын, йөрәкләрегезгә шәфкатьлелек орлык­лары сипсен. Ходай сезне үз рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын, кадерле әниләребез!
Фәния Әсәдуллина,
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: