Яшел Үзән

Без исән, телебез исән, татарлыгыбыз исән!

Татарстанның китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан һәм татар матбугатын популярлаштыру, газета-журналга язылучыларны арттыру максатыннан, республикабыз районнарында «Уку бәйрәме» уза. Язучылар, журналистлар, баш мөхәррирләр десанты Яшел Үзәнгә дә килеп төште.

Яшермим, китапханәләрдә узучы чараларга милләттәшләребез бик йөрер гә атлыгып тормый. Әллә ишетми, әллә белми калалармы, гадәттә, бик активлар һәм мәктәп укучылары катнашында гына узып китә. Гәрчә китапханәчеләр бар күңелләрен биреп, югары дәрәҗәдә әзерләнсә дә. Яшел Үзән руслашкан шәһәр бит инде ул, дип тә акланырга яратабыз әле. Менә шундый уйлар белән «Уку бәйрәме»нә барган идем дә, канатланып, сөенеп кайттым әле. Горький исемендәге мәдәни үзәкнең китапханә залы халык белән шыгрым тулган иде һәм алай гына да түгел, ике сәгатьтән артык вакытның бер сулышта узганын сизмәдек тә. Милли рухта үтүче чараларга шәһәрдә яшәүче татарларыбыз сусаган икән!
«ТАТМЕДИА» җәмгыяте бүгенге көндә нинди генә газета-журнал чыгармый да, кемнең генә мәнфәгатен кайгыртмый икән?! Олы яшьтәме син, әллә баламы, мәктәп укучысымы – һәрбарчабызга үзенә туры килгәнен сайлап алырга мөмкинлек бар. «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере», «Идел», «Сөембикә», «Казан утлары», «Чаян» журналлары, «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» һәм әлбәттә инде, районыбыз да чыгучы бердәнбер татар газетасы «Яшел Үзән» мөхәррирләре, бүлек мөдирләре иң якын дуслары – язылучылары белән очрашуга килгән иде. Чынлап та, басма матбугатка язылучылар, бигрәк тә, аны почта әрҗәсеннән алып, өендә укучылар кимегән заманда, без һәр абунәчебезне иң якын дустыбыз итеп саныйбыз. Дөрес, һәр гаилә әгъзасына туры килерлек матбугатны 5-6 данәдә өенә алдыртучылар күп булган заманнар артта калды. Шөкер, андый гаиләләр бүген дә бар, әмма сирәк. Ә бит аларның һәммәсе бизәлеше ягыннан гына түгел, ә эчтәлеге белән дә җәлеп итәрлек. Хәзер интернет заманы дип кенә акланмасак иде. Балаларыбыз ның кечкенәдән китап һәм газета-журнал укуы әти-әни тәрбиясеннән дә тора. 
Килгән кунакларның һәммәсе дә үз продукциясен мактаса, аңа язылырга өндәсә дә, бу бернинди дә эч пошыргыч реклама кебек булмады. Киресенчә, һәммәсен дә йотлыгып тыңладык. Мөгаен, күпләрнең әлеге республика газета-журналларының берсен булса да өенә алдыру теләге уянгандыр. 2020 елның беренче ярты еллыгына 
«ТАТМЕДИА» җәмгыяте канаты астында нәшер ителүче өч матбугатка язылсаң (аның берсе «Яшел Үзән»), шәп телефон отып кую мөмкинлеге барлыгын да онытмагыз, дусларым. 
Телевизордан гына күрергә күнеккән язучы-шагыйрьләребезнең, журналистларыбызның чыгышлары күңелгә май булып ятты. Ә инде Алмаз Хәмзин залда утыручы ак яулыклы әбиләребезне дә, яшьләрне дә татар җырларын кушылып җырлатты, рәхәтләнеп көлдерде. Янымда утыручы бер апаның: «Күптән мондый бәйрәмдә булганым юк иде», – дип шатланып утыруын күргәч, күзләремә яшьләр җыелды. Баксаң, Яшел Үзәнебезгә менә шушындый җылы очрашулар кирәк икән!
– Чын язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең чыгышлары күңелне уятты, уйландырды, моңландырды. Фәнил Гыйләжевнең, Газинур Моратның үз шигырьләрен ялкынланып укулары, күп тарихи романнар авторы, туры сүзле Вахит Имамовның чыгышы күңелләрне кузгатты. Ә үзе артист, үзе жырчы, үзе гармунчы, үзе язучы Алмаз Хәмзинның чыгышы гадилеге, эчкерсезлеге белән бәйрәмне тагын да кызыклырак, җанлырак итте. Без – китапханәчеләр бәхетле халык! Ни өченме? Мин үзем очрашуга килгән шагыйрьләребезнең шигырь китапларын табып, тагын бер кат укып чыктым. Димәк, халыкның моң-зарын үзенә сеңдереп, аның үткәнен, киләчәген кайгыртып яшәүче язучыларыбыз, шагыйрь ләребез белән очрашулар кирәк. Моны килгән халыкның шактый булуы да раслый. Максаты укучыларны газета-журналларга язылуга өндәү булса да, бер нәрсәгә инанып була: «Без исән, телебез исән, татарлыгыбыз исән!» Милләтнең рухын, бердәмлеген саклап торган газета-журналларыбыз чыгып торсын, укучыларыбыз булып торсын иде, – ди Олы Ачасыр китап ханәчесе Зөлфирә Касыймова.
Әлбәттә, якташым Зөлфирә апа сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Ә мин исә 2020нең беренче ярты еллыгына «Яшел Үзән»гә язылу дәвам итүен һәм почтальоннарыбыз арасында зур бәйге игълан ителүен кабат исегезгә төшерәм. Хөрмәтле хат ташучыларыбыз, «Подписка остасы» бәйгесе ул буш вәгъдәләр генә түгел. Аеруча тырышып эшләгән, җитезлек күрсәткән, газетага язылучыларны арттырган өч почтальоныбызны билгеләп, акчалата бүләк тапшырачакбыз. Йә, кайсыгыз беренче?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 ноябрь 2019 - 13:09
    Без имени
    Халук, милат Клара ханымга рэхматле! Быз аны хорматлибыз, яратабыз. Рахматыбызны ишеетсын иде!