Яшел Үзән

Без – бәхетле буын

Ил онытмас, бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә. Хаин каны тама чиләккә, Батыр каны тама йөрәккә. М. Җәлил "Батырлык турында"

Советлар Союзы Солдатлары, 1945 елның маенда, үз гомерләрен корбан итеп, башларын палач балтасы астына салып, безнең өчен Җиңү яулаганнар.

Ә бит Бөек Ватан сугышында кан коеп, Җиңү яулар өчен алар әйтеп бетергесез авырлыкар кичкәннәр. Үзебез бу сугышта катнашмасак та (Аллаһка шөкер!), ветераннарыбызның сөйләгәннәре, төшерелгән фильмнар, язылган әсәрләр аша күз алдына китергәндә генә дә, калтыратып куя. Нинди мәкерле, кансыз, таш йөрәкле булган икән фашист Германиясе дигән уйлар туа. Бәлки, кинофильмнарда барысы да ачылып та бетмидер, һәр мизгел дөрес үк күрсәтелмәскә дә мөмким, хәзерге фильмнарны сугышта катнашучылар төшерми бит. Әмма алар да сөйләнгән, тикшерелгән фактлардан чыгып эш итәләр. Ул һавадагы һәм җирдәге шартлаулар дисеңме, әллә салкын окопта каны саркып ятучы солдатмы, яисә тылда инетегеп хезмәт куючы, бәлки кадерле кешесеннән өзелеп хат көтүче дисеңме, зәңгәр экраннардан мондый күренешләрне караганда, бәгырь өзелә.

Шул сугышның үзәгендә кайнаган ветераннарыбызның сөйләгәннәрен тыңлаганда да, хаклык байрагын күтәрергә омтылган язучыларыбызның әсәрләрен укыганда да, әлеге мәхшәр күз алдына килә дә баса.

Илне сакларга ант итү, кадерле туган җир, газиз кешеләр белән саубуллашу мотивлары М. Җәлил, Ф. Кәрим, К. Нәҗми, Г. Кутуй һ. б. язучыларыбызда Ватанга, туган ил, якын кешеләргә карата булган мәхәббәтне ничек ачык, гаҗәеп көчле итеп сурәтләнеләләр. Солдатларның фронттагы тормышлары, аларның батырлыклары, сагыну кебек хис-кичерешләрен Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, С. Хәким һ. б. әдипләребез гәүдәләндергәннәр. Ә инде К. Нәҗми, Ф. Кәрим, М. Җәлил һ. б.лар тылдагы һәм фронттагы хатын-кызларның батырлыгын, тырышлыгын, онытылмас хезмәтләрен сурәтләгәннәр. Җиңүгә, ирекле матур көннәр киләчәгенә ышаныч, соңрак Җиңү шатлыгы, тыныч көннәр бәхете, киләчәкнең матурлыгын чагылдырып, М. Җәлил, Б. Рәхмәт, Ф. Кәрим, Ш. Маннур һ. б.язучыларыбыз иҗат иткәннәр. Әлбәттә, шушы һәм башка Бөек Ватан сугышы турында язылган әсәр, шигырь, баллада, һ.б. жанрларны укыганда ук, сугышка, дошманга карата нәфрәт уяна; әлеге көрәшнең ис китәрлек авыр, газаплы, куркыныч нәрсә икәнлеге аңлашыла. Шул ук вакытта, сугышның ачылыгына карамый, халыкның өмет өзмичә, Җиңү киләсенә ышануы да күренә.

Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнлеген күргән, аны кичергән, көрәшнең утында янган, сугыш кырының балчыгын теш арасында тойган ветераннарыбызның; тылда - әйтеп-аңлатып бетергесез авыр тормышта хезмәт башкарган, зур өметләр белән фронттан шатлыклы хәбәр көткән хатын-кыз, яшь балалар, карт һәм карчыкларның; балачаклары сугыш тарафыннан урланган, ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларның газаплы тормышлары күз алдына килгәч, Аллага шөкер, тыныч тормышта яшибез дип куябыз.

Кызганычка каршы, Ветераннарыбыз елдан ел кими баралар. Бүгенгесе көндә аларның саны бик аз. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән хөрмәтле Кешеләребезне күрүче без - соңгы буындыр, мөгаен. Илебез, халкыбыз авыр сугышка дучар ителү ягыннан - бәхетсез булсак, Ветераннарыбызны үз күзләребез белән күреп, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, олылый алуыбыз белән, без - бәхетле буын! Һәр тамчы каннарын түгеп, безгә Җиңү бүләк иткән Ветераннарыбызны олылыйк, зурлыйк, онытмыйк! Күзләрендә ялтыраган күз яшьләреннән үк, аларның нинди авыр юллар үткәнен аңлыйбыз. Аларның кылган батырлыклары алдында без мәңге бурычлы!

Киләчәктә куркыныч, кан койгыч сугышлар, явыз дошман, ачы югалтулар көтмәсә иде безне. Бер тапкыр гына бирелгән гомерне, тынычлыкта, дус-тату яшәүләргә ни җитә?! Илләр күрик, җирләр күрик, ирләр күрик, дөньяда ни булса, шуны күрик, ләкин Ветераннарыбыз күргәннәрне - без күрмик!

И угълым, илләр күреп кайт, җирләр күреп кайт,

ирләр күреп кайт, дөньяда ни барын күреп кайт -

ләкин мин күргәннәрне күрмә (Г. Рәхим).

Гөлүсә Зарипова

Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: