Яшел Үзән

Берсе мең тәңкә...

Яңа ел бәйрәмен кем генә яратмый икән! Бу кичтә гел нәрсәдер булыр, нәрсәдер үзгәрер кебек. Югыйсә барысы да шул килеш кала: төн үтә дә, таң ата... Тик алданырга яраткан күңел барыбер ниндидер хикмәт көтә. Менә сәгать яңгыратып уникене сугар да, могҗиза тып итеп каршыңа чыгып басар төсле...

Ә бит тормышта без искәрмәгән, яисә искәрергә теләмәгән, яисә моңа ышанмаган сәер хәлләр еш очрый. Ләкин шулар турында сөйләргә тотынсаң, реаль тормышка чытырдап ябышкан «акыллылар» сине җүләргә санап көлә. Әйдә, кайсыбызның «акыл савыты» тулы кайсыбыз­ның яртылаш кына икәнлеген тикшереп, бәхәс куертмыйк әле! Гадәттә, Яңа елда туган-тумача, дус-иш бер берсенә бүләкләр бирешә. Күңелле мәрәкә, шулаймы?
Кибетләрдә еллар буе сатылмаган товар киштәләре нәкъ менә декабрьнең соңгы көннәрендә бушый.
Минем дустыма да гаҗәеп бүләк китерделәр...
Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте киң: ул миңа шундый зур бәхет бирде, җиденче ел инде балачак дустым Вәсилә белән бер үк йорттагы, бер үк каттагы фатирда гомер кичерәм. Кыскасы, без - бер-беребезнең сулышын тоярлык дәрәҗәдә якын күршеләр! Яңа ел бәйрәмен ике гаилә туган авылыбызда каршыларга яратабыз. Шуңа күрә зурдан кубып, алдан ук хәстәренә керешәбез. Табынга нинди тәм-том куябыз, кайнар ризыклардан ниләр әзерлибез - бөтенесе дә башта ук уйланыла. Чөнки әйберләрне үзебез белән төяп кайтырга кирәк. Авылда кердем-алдым дияргә супермаркетлар салынмаган әлегә.
Беркөнне Вәсилә безгә йөгереп керде. Шатлыгы эченә сыймый.
- Безгә Кыш бабай күчтәнәчләр юллаган, әйдәле, әйдә! - ди. - Кыңгырау тавышын ишетмәгәнмендер инде, посылкасын ишек төбенә сөяп калдырган.
Күчтәнәч дигәнең тартмага салынган, «эчтәлеге» әллә каян кычкырып тора: тышына типография хәрефләре белән «ысланган ат ите, ысланган ат кабыргасы, ат итеннән казылык» дип язылган, әмма нишләптер бу сүзләр урысча, ә адресаты - татарча. «Вәсилә ханым! Сезне Яңа ел белән котлыйбыз!» диелгән. Соңгы җөмләләрне кулдан гына өстәгәннәр. Бу сәер күчтәнәч нигәдер миндә шик уятты...
Ә Вәсилә сөйләнә-сөйләнә тартманы каера:
- Быел әйбер эзләп кибетләрдә чапмыйбыз, монда дуслар кайгырткан. Моның иясе кем икән? Кама Аланыннан Илдуслар­мы, Чистайдан Гөлсем апалармы, әллә Аксубайдан Хәлилме? Минем адресны төгәл белгән кеше инде. Рәхмәт яусын инде. Хат-мазар кыстыргандыр, шәт.
Менә тартма ачылды һәм... дустым белән без баскан урыннарыбызда катып калдык. Аннары икебез берьюлы көлеп җибәрдек. Тартма эчендә бәрәңгеләр иде. Сигез данә! Әкәмәт эреләр, бер-берсе бала башы кадәр!
Тик Вәсиләнең көлүе озакка сузылмады, ул рәнҗегән тавыш белән:
- Кайсысы мыскыл итте икән? - диде. - Оятсызлар! Хәзер үк чүплеккә түгәм! - диде.
Ул елны җәен яңгыр яумады, җир кибеп ярылды, корылык аркасында бәрәңге дә уңмаган иде.
- Чү, кызма, - дидем мин. - Боларның ни гаебе, ә? - Үземнең авыз ерык. Тәгәрәп-тәгәрәп көләсе иде, ярамый: Вәсилә үпкәләр. - Үзең бит минем белән очрашуларда йөргәндә халыкны кунакка чакырасың. «Балык - бездән, бәрәңге - сездән», - дисең. Менә теләгең үтәлде.
- Тартманың тышына бөтенләй бүтәнчә язганнар ласа! - дип өзгәләнде дустым. - Ичмасам, алдамасыннар иде!
- Соң, нинди кәгазь бар, шуңа төргәннәр инде, - дидем.
- Үз гомеремдә ничәмә-ничә район-авылларны урадым, мондый үзе кара-кучкыл, үзе килбәтсез зур бәрәңгеләр күрмәдем, - диде Вәсилә, башын чайкап. - Безнең Татарстан туфрагында яралмаган бу нәстәкәйләр. Ниш­либез, пешереп карыйбызмы?
Пешердек. Ашадык. Ярмалы, бик тәмле бәрәңгеләр иде.
Бу вакыйга шуның белән онытылган дисәгез ялгышырсыз. Яңа ел җиттисә, дустым шушы «күчтәнәч»не искә төшерә һәм, гасабиланып: «Кем эше икән?» - дип сорый иде. Кем эше? Чынлап та, «күчтәнәч иясе» табышмак иде...
Бервакыт, май азаклары иде, йомыш белән бер районга бардым. Үзәктән өч чакрымда егерме ел күрешмәгән, фәкать телефоннан гына аралашкан Алия исемле танышым яши иде. Туктале, мәйтәм, ара ерак түгел, хәлләрен белешим, мәйтәм. Яз - авыл халкы өчен бакча чоры: җирен казый, яшелчәсен утыр­та. Алияләр дә шуның белән мәшгуль иде. Ишегалдында, җылы кояш нурларына кинәнеп, үрә башлаган «йомрыбашлар» тәгәрәшкән. Бәрәңге күрмәгәнмени, уз да кит бит инде! Әнә хуҗабикә дә, кадерле кунагы белән күрешкәндәй:
- Мактап кына йөрисең икән. Чәем кайнаган гына иде, әйдә өйгә керәбез, - дип, янымда бөтерелә.
Әмма мин капчык читендә яткан ике бәрәңгедән күземне алалмыйм. Әстәгъфирулла, болар без Вәсилә белән әрчеп ашаган бәрәңгеләрнең игезәкләре түгелме соң?! Үзем дә сизмәстән иелеп кулым белән төрттем. Шулар!
- Абау, ясалма дип торам, - дигән итенәм үзем.
- Чын алар, - диде Алия. - Әй, ирем җылы яктан алып кайткан иде. Колорадо коңгызына бирешми торган сорт икән. Сабак­лары бармак калынлыгы, - ди. Яфрак­лары коңгызның тешен сындырыр­лык каты, ди. - Шуның сигезен чоланнан урладылар.
Мин, тотылудан курыккандай:
- Ялгыш пешереп ашагансыңдыр, - дигән булдым.
- Ашамадым ла! Аның берсе-берсе мең тәңкә лә.
Танышымның хәсрәте йөзенә чыкты. - Илдар, агроном булгач, кайда ни-нәрсә үстерәләр, кызыксына, төпченә, командировкада чакта берәүләрнең бакчасы яныннан узып барганда түтәлдәге бәрәңгеләргә исе китә моның. Урман кебек куе ди түтәл. Хуҗасына әйтә: «Ике-өч төп казып бирче», - ди. Хуҗа ишетергә дә теләми. «Үзем дә бер бәрәңгедән үрчетә башладым, - ди. - Синең кесәң өчен кыйбат ул, юлыңда бул», - ди. Безнекенең «мин-минлеге»нә тия бабаң. Бәхәсләшергә дисәң, Илдарга куш! «Ничә сумга да алам, - ди, - казы», - ди киребеткән ир. Ике төптән ун бәрәңге чыга. «Синнән ун мең», - ди, - хәйләкәр хуҗа. Әйткән сүз - аткан ук, Илдарга чигенергә урын юк, бирә ун меңен. Без бәрәңге белән сату итәбез, бәләкәй генә бизнес инде үзебезчә. Бу ят сортны ел саен арттырып, коңгыздан котылырбыз дигән идем. Унны дүрткә ярып чәчсәң дә, мөгаен, ике капчык тирәсе җыяр идек. Аны киләсе чәчүгә орлык итеп базга салыр идек. Аның акчасы жәлкемени, туганкаем, бәрәңгесе әрәм! Ирем белән шаккатабыз инде, әллә күсе оясына ташыган микән дибез. Алай дисәң, чоланда тишек-мазар юк. Аптыраш, билләһи! Кемдер инде ул бәрәңге карагы?
«Кем?» дип, Казанда - дус­тым, «кем?» дип, авылда танышым баш вата... Ә мин бу сорауга, ниһаять, җавап таптым. Кайчакта Аллаһ Тәгалә, зиһенебезне ачып, уебызга да китермәгән мәгълүматларны ирештерә...
Вәсилә белән без бик еш газ мичендә «җир алмалары» тәгәрәтәбез. Юмарт дустым очрашуларда һаман кунак чакыра: «Балык - бездән, бәрәңге - сездән», - ди.
- Суда пешергәненә караганда тәгәрәткәне тәмлерәк бит, әйеме? - ди ул, кайнар бәрәңгене тозга манганда.
- Әйе, - дим мин, килешәм. Билгеле, тел кычыта: «Мең тәңкәлегенә җитми шу-ул», - диясе килә, бик килә...
Нәбирә Гыйматдинова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: